SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Завершился фестиваль школьных театральных коллективов "Сәйяр"

DSC_1889

18 апрельдә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узды.
Әлеге чара Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Бөтендөнья Татар конгресының Казан бүлеге, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары белән берлектә үткәрелде.
Фестивальдә Казан шәһәре мәктәпләренең театр коллективлары катнашты. Моңа кадәр алар район этабында җиңеп, шәһәр этабына үттеләр.
Бүген Казан мәктәпләреннән 8 театр коллективы “Әкият” балалар үзәге бинасында фестивальнең шәһәр этабында көч сынаштылар. Укучыларның чыгышларын театр артистлары бәяләде.
Нәтиҗәдә, Гран-Прига Совет районыннан 141нче мәктәпнең “Мизгел” театр студиясе лаек булды. Алар Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәреннән эзекне сәхнәләштерделәр.
1 урын - Яңа Савин районы 155нче гимназиясенең “Алкыш” труппасы.
2 урын - Яңа Савин районы 177нче лицееның “Өмет йолдызлары” труппасы һәм Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең “Яктылык” студиясе.
3 урын - Идел буе районы 6нчы гимназиясе һәм Киров районы Знче татар гимназиясенең театр коллективы.
“Осталык” номинациясендә Вахитов районы 13нче мәктәбе театр коллективы һәм Совет районыннан 171нче мәктәпнең “Бәхетле балачак” театр коллективы җиңү яулады. Барлык җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм Кариев театрына чакыру билеты тапшырылды.
Укучыларны һәм коллектив җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, яңа иҗади үрләр телибез!