SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

внеклассное мероприятие "Тату гаилә- матур гаилә"

DSC05163 DSC05171

“Укытучы- укучы-ата-ана” Менә шушы бәйләнешне истә тотып мин бик күп кенә нәтиҗәле эшләр алып барам. Гаилә тәрбиясенен әһәмияте елдан ел арта бара.Ә мәктәп үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга,максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тырыша. Болай эшләү һичшиксез гаиләне мәктәпкә якынайта. Мин һәр укучының ата -анасы , гаиләсенен яшәү шартлары белән яхшы таныш. Һәр гаиләнең иҗади мөмкинлекләрен беләм. Шуннан чыгып бәйрәм,кичә, экскурсияләр оештырганда, һәрбер ата-ананың нәрсә белән кызыксынуын, нинди эшкә оста булуын искә алып төрле чараларга җәлеп итәргә тырышам.
Гаилә ныклыгын,өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре традициягә кереп китте. Сезнең игътибарыгызга күптән тугел мәктәптә үткәрелгән “Тату гаилә- матур гаилә”дигән тыш чараны тәкъдим итәм
.

Музыка астында бию.(вальс)
Көй бетә һәм бала елаган тавыш ишетелә. Сәхнәгә бер бала йөгереп чыга.
Бала: Әнием,әнием ишетәсеңме,кемдер елый.Нигә елый ул әнием?
Әни: Аның дөньяга беренче аваз салуы, кызым. Шушы матур, якты дөньяга тудым дип әйтүе.Җир шарыбызның бер почмагында бәхетле гайләләр саны тагын бергә артты.
Сәхнә артыннан тавыш ишетелә.
Дөньяда кеше дигән олы зат туды. Менә аның тәүге авазлары яңгырады.Сабый үзен дөньяга китергән әнисенең күкрәгенә сыенды.Ана сабыена иң татлы ,иркә сүзләр әйтеп ,яшәү көченә ия булган күкрәк сөтен бирде,ак биләүгә салып бишек җырын җырлады.
(Бишек җыры яңгырый)(Музыка астында)
Әле син бер бала гына.Син үзеңнең дөньяда яшәвеңне дә белмисең. Ләкин синең карыныңда татлы сөт ага.Ана күкрәгеннән килгән сөт нинди пакъ.И бала! Анаңа ,җиргә булган мәхәббәтең чишмә суыдай саф булсын иде.

Бала: Әнием,шундый матур,моңлы җыр бу.Нинди җыр бу әнием ?
Әни:Бишек җыры ул, балакаем.
Бала:Ә нигэ бу жыр бишек җыры дип атала, һәм нигә шундый моңлы ул?
Әни:Бишек җыры - ул баланы тирбәткәндәҗырлана торган җыр. Ул җырны һәрбер әни үзенең баласына бөтен булган мәхәббәтен биреп җырлый, шуңа күрә бишек җырлары моңлы һәм йорәккә утеп керә торган була.
Б:Ә син бишек җырын беләсеңме,әнием?
Ә: Әлбәттә, мин генә тугел, җир йөзендәге барлык әниләр дә бишек җырларын беләләр.Әйдәгез әле,әниләр,җырлап китик әле. (Әниләр җырлыйлар).
1 укучы
Чал гасырлар арасында
Йолдыз булып янасы бар
Юл бирегез нарасыйга
Аның ерак барасы бар
Үзенә юл ярасы бар
2укучы.
Бу дөньяга күпме кеше килгән
Бардыр тагын күпме туасы.
Мин әнкәмнең ходай сөеп биргән
Газизләрдән газиз баласы.
3 укучы.
Гомер китабымның соң битен дә
Тик елмаеп телим ябарга
Мин бәхетле булыр өчен тудым
Һәм берәүнең бәхете булырга.
Б:Әнием, син бәхетле гаиләләр тагын бергә артты дидең, ә нинди гаиләләр бәхетле булалар?Әнәрсә соң ул гаилә?Безнең гаилә бәхетлеме?
Ә:Бу сорауга җавап бирер өчен, мин сине 149 нчы лицейга алып барам.Менә анда бәхетле гаиләләрдә яшәүче балалар белем алалар да инде.
Б.Әйдә,әнием, тизрэк.Соңга калмыйк тагын..

Укытучы:Хәерле кич кадерле әти-әниләр, укучылар! Барыбыз өчен дә бу кич хәерле булсын, безнең күңелебезгә шатлык, куанычлар гына алып килсен. Йөзләребездә, күңелләребездә иман нуры балкысын. Бүген бездә гаилә бәйрәме.

Бер күрешү- үзе бер гомер дип,
Бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Бер очрашып, серләр бүлешү-
Бу гадәтләр әле бетмәгән
Бүген без гаилә бәйрәме үткәрәбез.
-Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу cуздә! Ә нәрсә соңулгаилә? Ул нәрсәдәнбашлана? Нигәшул хәтле кадерле, якын сүз ул?
Бусораугаҗавапны эти- эниләрдән сорыйк?(әти-әнилэр җавап бирәләр)
-Әменә бу сорауга сезнеңбалаларыгызничекитепҗавапбирделәр.
( Тактада балаларның жаваплары чыга)
Укытучы.Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә ул- бергә яшәүче ир һәм хатын, балалар, якын туганнардан торган кешеләр төркеме. Гаилә ул- берлек, никахка нигезләнә, бергә яшәү, бер-береңә ярдәм итү, сөю,сөелү, нәсел дәвам итү.
-Э хәзер әти әниләребезне ярыштырып алабыз.
Конкурс: Гаилә сүзенә кубрәк сыйфат әйтергә. (ромашка)
Гаилә- тормыш көзгесе., тормыш нигезе. .Әти-әни аның тоткысы булса,балалар –гаилә көзгесе..
1 укучы
Шатлыклар куңелебездә
Ал кояш күгебездә
Килегездуслар, кунакка
Гаилә бәйрәмебездә
2 учучы:
Бәйрәмсез бик күңелсез бит.
Күңелсездер сезгә дә
Бәйрәмнәркирәк безгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә .
3 укучы:
Бәйрәмкирәк әтигә
Бәйрәмкирәк әнигә
Бабай белән әбигә
Бәйрәмкирәк миңа да
4 укучы.
Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген
Сүзләремнең иң матурларын
Әйтмичә мөмкин түгел
5 укучы
Кадерле әтиләребез,
Сөекле әниләребез
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
6 укучы
Күмәкләшеп без дә дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Бүген гаилә бәйрәме. ,
Жыр .”Рәхмәтлемен ходаема”
Укытучы.
Көннеңяктылыгыкояшта,
Күкнеңматурлыгыйолдызларда
Җирнең гүзәллегехатынкызларда !-дипязганшагыйрьләребезәниләребезтурында. Чыннан да,безнеңәниләртормышыбызныямьләүче иң шәфкатьле, иң хөрмәтле газиз кешеләр.Олы җанлы, киң күңелле ,тәмле телле ,йомшак куллы әнкәй! Элек электән балаң хакына утка,суга кергәнсең,соңгы телемеңне сабыеңа каптыргансың син.
1 укучы:
Әнием син минем бердән берем.
Мин сине бик тә яратам
Синең күзләреңә карыйм да
Барлык борчуларым таратам.
2 укучы:
Булышсам, ничек шатланасың
Буләк итеп кабул итәсең,
Килә минем сиңа һәркөн шулай
Гел шатлыклар буләк итәсем!
3 укучы:
Язмыш сынауларында да
Алар безгә нык терәк,
Кайгыда да , шатлыкта да
Алар безгә бик кирәк!
4 укучы:
Шуңа курәәниләрне
Кирәк безгә сакларга,
Аларның ышанычларын
Һәрвакытта акларга.
5 укучы.
Аналарга булган рәхмәт сүзен
Алыштырмас һичбер бүләк тә,
Авырмыйча, әни, озак яшә,
Балаларың шушы теләктә
Җыр. “Энием”
Ә хәзер әниләрне сәхнәгә чакырабыз.(Әниләргә сорау.)
Сорау.Тату гаилэ – матур гаилэ .Гайлэ матур, тату булсын очен нинди булырга кирэк?
Ә хәзер балаларыгызның җавапларын карап китик.(тактада җаваплары чыга)
Әниләргә конкурс.Мәкальләрне дәвам итәргә.
Ир баш ...(хатын муен)
Ана күңеле –балада,...(бала күңеле далада)
Оясында ни күрсә,...(очканда шул булыр)
Ни чәчсәң...(шуны урырсың)
Агач җимеше белән,...(кеше эше белән)
Ата- беләк, ...(ана йөрәк)
Ата- анасын тыңлаган- адәм булган....(тыңламаган әрам булган)
Укытучы.
Соңгы вакытта мәрхәмәтлек шәфкатьлелек төшенчәләре онытылып бара түгелме?Кызганычка каршы илебездә картлар йортлары артканнан арта бара.
1 укучы.
Күңелеңнең җылы тойгысын
Энҗе мәрҗәннәргә алышма
Туган йортта көткән анаңа
Бурычыңны берүк онытма.
2 укучы.
Туган телдә яхшы карашың
Чит җирләргә киткәч суытма!
Тән җылысы биргән анаңа
Бурычыңны берүк онытма!
3 укучы.
Тормыш юлы авыр булса да
Горур яшә, үзең сынатма
Бар нәрсәдән бигрәк кадерле
Әниеңне бер дә онытма.

Җыр (Балан)

Укытучы.Безнең әниләребез – дөньядагы иңякын , иң яхшы кешеләр. Ә бит әле алар белән беррәттән , безне тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар. Әтиләр! Әти! алаларының бәхете, гаилә иминлеге өчен ару-талуны белми, көнне-төнгә ялгап , барлык көчен куя. Кыскасы , гаилә өчен ул төп терәк.
1 ук:
Әниләрне- иң кадерле дибез
Әтиләрсез яшәп буламы?
Таба алмам алмаштырыр кеше
Әйләнсәм дә бөтен дөньяны
2 ук:
Балам – диеп дәшуе дә бит .
Җылы сала җанга, куңелгә
Кайгыртуын өчен рәхмәт, Әти
Шулай булсын иде гомергә.
3 ук:
Әтиләр узган җирдә,
Шаулый игеннәр.
Әтиләр йоргән җирдә,
Яшәрә гөлләр.
Тыныч көннәрне буләк итүче,
Илебез данын бөек йөртүче
Әтиләрдә бит туган ил көче!!
4 ук:
Бик яратам әтинең
Эш батыры булуын
Мин дә тиздән әтинең
Алмашчысы булырмын.
5 ук:
Сезгә булган җылы хисне , әти
Гомер буена без сакларбыз
Һәм шулай ук бу,олы суз белән
Туып ускән илне атарбыз.
Җыр(Солдатта булган диләр)
Сорау (әтиләргә):
Хөрмәтле әтиләр, сез гаиләнең терәге.Көнегезнең күп вакыты эштә үтә.Ләкин шулай да балаларыгыз , гаиләгез өчен вакыт табасыз. Сез вакытыныгызның купме өлешен балаларыгыз белән үткәрәсез?
Ә хәзер балаларыгызның җавапларын карап китик(тактада җаваплар чыга).
Конкурс. Кайчагында әни эштә чагында ашарга әтиләргә әзерләргә туры килә. Әйдәгез әле әтиләрне сынап карыйк.(әтиләргә ашамлык исемнәре әйтелә, алар бу ашамлыкны нинди ризыклардан пешергәнен белергә тиешләр).

Укытучы: Кадерлеләрдән кадерле, сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миhербанлы, олы җанлы әбиләребез, көчле, нык, туры сүзле бабаларыбыз. Сез картаймыйча оныкларыгызны итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәм итеп яшисез, урыныгыз hәрчак өйнең түрендә булсын.
1 ук:
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әбиләр!
2 ук:
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әбиләр
Әбиләрне хөрмәтләсәк
Тыныч булыр ил-көннәр.
3 ук:
Бабайянымдабулганда
Бернәрсәдәнкурыкмыйм мин.
Аныңсүзе – миңа закон,
Бабамнытыңлыймын мин.

4 ук:
Яшәсенбезнеңбабайлар
Сәламәтhәмшатбулып.
Балаларының, оныкларының
Кадерлеләребулып.
Әби-бабайларга сорау. Баланың баласы балдан татлы диләр. Нинди татлы сүзләр белән атыйсыз оныкларыгызны?
Ә хәзер балаларыгызның җавапларын карап китик(тактада җаваплар чыга).
Конкурс әби-бабайларга:Оныклар белән бергә туган тел шигырен сөйләргә.
Гаиләм минем- юл башы.
Гаиләм минем- кечкенә генә бер дәүләт. Барысына да әзер торучы-әти-әни, әби, апа, сеңлем һәм энем.
Күпме наз, күпме җылылык җыелган минем гаиләмә. Көннәрне аяз тотучы, төннәремне яктыртучы, җил-давылдан саклаучы, авыр чагымда ярдәм сузучы- ул минем гаиләм.
Еш кына гаиләне учак белән тиңлиләр.Чөнки учак янында җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша.
1укучы
Тормышымны ямьгә күмгән,
Иркәләгән көнен, төнен,
Әти-әни – гаиләм минем,
Биргән миңа бәхет илен.
2укучы
Гаиләм минем-әти-әни
Кочкан мине җылы иңгә.
Салкыннарда туңдырмыйча
Саклаганнар кысып иңдә.
3 укучы
Гаиләм минем өмет җебем,
Гаиләм-көнем, гаилә-төнем,
Гаиләм минем- җир һәм күгем.
Мәңге сүнмәс бәхетем минем
А.Б. Кешегә Аллаһтан бүләккә
Гомер бит бер генә бирелә.
Җаннарны мәңгегә кушарлык
Никах та була бер генә.
Гаилә бәхете язгы ташу түгел,
Ул килми, юллар ярмыйча,
Аның өчен бергә җиң сызганып,
Көрәшергә кирәк армыйча.
.
Гаиләләр арасында музыкаль конкурс
Укытучы:
Ата-анахакыдигән
Кануннаряшәпкалсын.
Гаиләләрһичкайчан да
Кыйбласынюгалтмасын.

Ата-анаданбашка
Бар нәрсәдәтабыла.
Һәр бала ата-анага
Изгеитептабына.

Биедектә, җырладык та
Шигырьләрдәсөйләдек.
Бәйрәмитепуйнапалдык
Матуркөйләркөйләдек.

Бәйрәмебезбетепкилә
Гаиләләргәәйтикшуны:
Сәламәтлек, бәхет телик,
Һичбелмәсеннәрборчуны.

Берни язылмаган ак кәгазь кебек бала күңеленә кешелеклелек шәфкатьлелек орлыклары чәчеп, игелекле эш- гамәлләр кылырга өйрәтеп үстерә белү гаиләнең бурычы.Шушындый гаиләдә тәрбияләнгән бала беркайчан да үзенең газиз ата-анасын рәнҗетмәс, баласын бала табу йортларында ташлап калдырмас, җинәятче булып та үсмәс. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң килгән буыннарга да олыларны олылау туган җиребезне, туган телебезне хөрмәт итү кебек сыйфатларны мирас итеп калдырыйк
Хөрмәтле, әти-әниләр! Кичәбезахырынаякынлашты. Без гаилә- җылы
Учакдидек. Гаиләникадәрныкикән, анакилгәнҗылылык та шулкадәркөчлебула. Сезнеңгаиләләрегездәгаиләучагыберкайчан да сүнмәсен.
Балаларыгызәтиләренеңкөчлекулларын, әниләрнеңназлыкүзкарашларын
тоеп, бәхетле бала булыпүсәргәнасыйпбулсын.Барыбызны да гаиләбәхетеннән, саулык-сәламәтлектән, тыныч, иминтормыштанһәмөметтәнаермасын, ходаем.
Кадерлеәти-әниләрбер –берегезгәтерәкһәмкирәкбулып, бер-берегезнеңкадерләренбелепяшәсәгезиде.Киләчәктәдәуңышларсезгә. Гаиләгезнык, иртәләрегезхәерле, тормышыгызкуанычлыбулсын.!!!

Җыр “Бәхеттә шатлыкта”