SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Директор урынбасарлары уку елына йомгак ясый

IMG_5629

“ Мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясе кысаларында үткәрелә торган гомуми белем оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары секция утырышы быел июнь аенда Вахитов районы инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган 39 нчы мәктәп базасында узды. Ул “Инновацион технологияләр: идарә итү аспекты, методик ярдәм” темасына багышланган иде. Секция утырышында катнашучылар 39 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Салихова С.М., Миннекәева Д.Р., Кашафетдинова Г.В. тарафыннан әзерләнгән “Заманча дәресне модельләштерү: креатив алымнар”, “Татар телен һәм әдәбиятын өйрәтүдә кызыксындыру чарасы буларак проект технологиясе”, “Татар теле һәм әдәбияты укытуда модельләр алымы” темаларына мастер-класслар карадылар. Директор урынбасарларына дәрестән тыш эшчәнлекнең инновацион формалары тәкъдим ителде. Мәктәпнең бер структурасы булган Л.Н.Толстой исемендәге музей-мәгариф үзәге эше ( җитәкчеләре: Чугунова Г.И., Кулагина М.В., Адиева Л.В., Сафина Л.К.,Исламова Н.Ә., Покалева О.С.) утырышта катнашучыларда зур кызыксындыру тудырды. Музей-мәгариф үзәге укучы шәхесенең рухи, тәрбияви, мәдәни үсешен формалаштыруда зур роль уйный, анда дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру өчен бөтен шартлар тудырылган.
Утырышның пленар өлешендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, филология фәннәре кандидаты Һидиятов И. Р., мәктәп директоры, биология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нәҗипова Г.А., Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К., Совет районы 161 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Яковлева В.А., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова З.И., Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Максимов Н.В., Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, «Сәлам» укыту-методик комплекты авторы Якупов Р.Н., филология фәннәре кандидаты Бәхтиев Р.Ф., Мәскәү районы 102 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Габделбариева Т.А. чыгыш ясадылар.
Чыгыш ясаучылар Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыру шартларында милли мәгарифне үстерү һәм аңа җитәкчелек итү, татар телен һәм әдәбиятын укытуда алдынгы педагогик технологияләр куллану, яңа укыту-методик комплектлар белән эшләү үзенчәлекләре, кадрлар белән методик эшне оештыру, балаларның белемнәрен камилләштерү мәсьәләләренә тукталдылар.
Секция эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Әхәтова Ә.Г.катнашты һәм чыгыш ясады.
Милли мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен шәһәрнең бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли мәгариф буенча директор урынбасарлары Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау кәгазьләре һәм билгеләре белән бүләкләнделәр.
Секция эшендә катнашучылар бу чараны уздыруда мәктәп администрациясе, директоры урынбасары Н.Н. Нәҗипованың зур тырышлык куюларын билгеләп үттеләр.