SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

“2017 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы” шәһәр бәйгесе финалы

IMG_0916 [1024x768]

“Казан шәһәре ел укытучысы- 2017” конкурсы кысаларында уза торган “2017 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы” шәһәр бәйгесе тәмамланды. Анда Казан шәһәре районнарында җиңгән татар теле һәм әдәбият укытучылары шәһәр күләмендә үз осталыкларын күрсәттеләр. “Татар теле һәм әдәбият укытучысы” номинациясендә Кадыйрова Л.Ә. ( Киров районының 153 нче мәктәбе), Миннекәева Д.Р. (Вахитов районының 39 нчы мәктәбе), Гобәйдуллина З.Р. (Мәскәү районының 9 нчы гимназиясе), Денисова Г.Р. (Авиатөзелеш районының 37 нче гимназиясе), Галиуллина Д.Ә. (Совет районының 175 нче мәктәбе), Нәфыйкова А.Р. (Авиатөзелеш районының 119 нчы мәктәбе), Галиева Г.Ш. (Совет районының 20 нче гимназиясе), Галиева З.Ш. (Идел буе районының 52 нче гимназиясе) катнаштылар. Укытучылар интернетта үзләренең шәхси сайтларында эш тәҗрибәсен,” Укытучының да укытучылары була” темасына язылган эссене жюрига тәкъдим иттеләр. Һәр укытучы үзенең педагогик лабораториясе буенча чыгыш ясады. Сингапур белем бирү структураларын, төрле технологияләр кулланып, федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, бәйгедә катнашучылар дәресләр уздырдылар, мастер-класс күрсәттеләр.
Бәйге Совет районының 167 нче гомуми белем мәктәбендә югары әзерлек белән үтте (директоры Хәсәнова Л.Х., директор урынбасары Нәбиуллина З.Х. ). Мәктәп администрациясе, укытучылар коллективы, конкурс нәтиҗәле үтсен өчен, бәйгедә катнашучыларга барлык тиешле шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар.
Финалның йомгаклау тантанасын Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары И.Р. Хидиятов ачып җибәрде. Ул Мәгариф идарәсе исеменнән укытучыларны җиңүләре белән котлады, аларга рәхмәтен җиткерде. Укытучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел камилләшә баруын жюри рәисе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Абдуллина Диләрия Марат кызы ассызыклап әйтеп узды.
Бәйгенең даими спонсоры Бөтендөнья татар конгрессы,Татарстан китап нәшрияты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры финалистларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Тантана мәктәп мөгаллимнәре, укучылар тарафыннан әзерләнгән музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Жюри бәйгедә катнашучыларны Бөтенроссия “Ел укытучысы – 2017” конкурсының зона этабына тәкъдим итте. Зона этабы 16-17 нче февральдә Казан шәһәрендә узачак.