
Фәннәрне татар телендә укытабыз
Казан шәһәре Мәскәү районының "Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия” гомуми белем муниципаль учреждениесендә “Милли мәгариф үсешендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш кертү механизмы “ дигән темага шәһәр семинары үткәрелде. Семинарга татар телендә белем бирүче төрле фән укытучылары һәм предметларны татарча укыта торган мөгаллимнәрнең шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары чакырылган иде.
Гимназия директоры Галиева Ә.Ә. педагогик коллективның укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр кулланып эшләү һәм ФДББС ны гамәлгә ашыру шартларында укучылар эшчәнлеген оештыру, фәннәрне татар телендә укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гимназия мөгаллимнәре рус һәм татар телләрен камил беләләр, гимназия дәреслекләр белән тәэмин ителгән, татар телен начаррак белгән укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтелә. Укытучылар яңа педагогик технологияләрне башка мәктәп мөгаллимнәренә өйрәтүдә зур тырышлык куеп эшлиләр. Гимназиянең бу өлкәдәге эш тәҗрибәсен Татарстан мәктәпләренең педагоглары гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә килеп өйрәнәләр.
Директор урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Г.Р.Кинҗәбулатованың “Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыруда эшчәнлекле юнәлештә дәрес проектлау” темасына үткәрелгән мастер-классы семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Һәрбер укытучы заманча дәресне проектлау буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Гимназия укытучылары (Даутова Г.М., Хәйруллина Н.В., Сәйфуллина З.Н., Җәмдиханова Д.М., Галиева Л.К., Галиева Р.Р.) үткәргән дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин иде. Семинарда катнашучылар балаларның дәресләрдә актив эшләүләрен, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алуларын, татар телендә иркен аралашуларын, укучыларның бер-берсенә теләп ярдәм итүләрен билгеләп үттеләр. Шәһәр мәктәпләреннән килгән укытучылар дәресләрнең югары методик дәрәҗәдә узуын ассызыкладылар.
Гимназия педагоглары Сабитова Г.Г., Хәйбуллина Г.Н., Сәмигуллина Л.Ф., Әхмәтгалиева А.Р. җитәкчелегендә “Чәйле чынаяк янында тезелешеп утырыйк” темасына үткәрелгән дәрестән тыш чараны семинарга килүчеләр яратып карадылар. Бу чараның укучыларда мәдәни компетентлылык формалаштыруда әһәмияте аеруча зур иде. Кичәдә катнашкан укучыларның саф әдәби телдә сөйләшүләре сокландыру тудырды. Телгә булган мәхәббәт дәрестә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да дәвам иттерелә икән.
Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең химия укытучысы Л.К.Хәлиуллинаның “ Милли мәктәп шартларында бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек” темасына ясаган чыгышы зур кызыксындыру тудырды. Укытучы бу юнәлештә бай тәҗрибә туплаган, ел саен аның укучылары химия фәненнән бердәм дәүләт имтиханын яхшы тапшыралар, югары уку йортларында уңышлы белем алуларын дәвам итәләр.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин милли мәгариф алдында торган бурычларга, аларны чишү юлларына тукталды, яңа проектлар белән таныштырды.
Соңыннан семинарда катнашучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, алар өчен төрле мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде.
- Войдите на сайт для отправки комментариев