SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Эссе "Минем тормышымда- укытучы"
И, сөекле укытучым,
Син һәрвакыт исемдә!
Беркайчан да тап төшермәм
Синең горур исемгә!дип башлап китәсем килә үземнең язмамны.Укытучы күпме мәгнә һәм көч ята бу сүздә.Яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән балаларның күңелләренә яшәү мәгнәсен ,тормыш кызыклыгын танырга ярдәм итүче бөек зат бит ул!
Тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләүдә беренче укытучым Садриева Талия Рәшит кызының өлеше зур булды. Ул безне салмак кына аккан елгада көймәгә утыртты да белем диңгезенә таба юл тотты.Әйе,чынлап та шулай булды.Хәрефләрне танырга,мисалларны чишәргә без шундый тиз һәм җиңел өйрәндек,димәк укытучым чын мәгънәсендә остаз булган. Ә укытучы-җир йөзендәге һәрбер кешенең маягы,әйдәп баручысы.Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә,тиңдәшсез батырлык күрсәткән каһарманнар да,ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр,атаклы сәнгать,әдәбият әһелләре дә,ирешкән уңышлары турында сүз чыккач ,иң беренче чиратта үзләрен хәреф танырга өйрәткән,зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар. Һөнәрләрнең бар җайлысы,һөнәрләрнең бар яхшысы,һөнәрләрнең бар авыры...Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе.Шулай булмыйча мөмкин түгел,укытучы шәхес тәрбияләүче,үзенең беренче адымын ясаучы,укучыга юл күрсәтүче.Укытучы - ул юк кына “ташбаш малай”ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә,имансыз “юньсездән”дә җан җылысын җәлләмичә,һәрберсен шәхес итеп танучы.Әйе,хөрмәтле остаз белән бергә,аңа таянып ясалган беренче адымнар күпләргә тормышта үз юлларын салырга ярдәм итә.Үзе тәрбияләп, “зур тормышка” озаткан балаларның уңышларын,бөртекләп,барлап торган педагогның акыллы да,матур да фикерләре һәр укучының күңелендә урын ала.Ә укытучы күңелендә-горурлык хисе.Бакчачы гөлбакчада үскән гүзәл гөлләре белән мактангандай,чын укытучылар да чәчәкләре җимешләнгән укучылары белән соклана.Шулай булмый ни,бер бала тәрбияләп үстерү генә дә ни тора,ә дистәләгән-йөзләгән нарасыйны җәмгыятькә кеше итеп әзерләп бирү күпме көч,күпме сабырлык,никадәр нур сорый?! Шул фидакарьлек,күңел юмартлыгы элек-электән аерып торган бит инде аларны! Аларның изге күңеллелеге алиһәдәй бөек,әнидәй якын кеше дәрәҗәсенә күтәрә.Без үзебез дә моны еллар узгач кына аңладык.
Укытучым салган мәрҗәннәрне җепәргә төзә башлагач,үзем дә балаларга белем тәрбия бирергә омтылдым.Шулай итеп укытучы һөнәрен дәвам итергә булдым. Бүген белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле шәхес тәрбияләү өчен, искечә эш итү генә җитми. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр укыту-тәрбия процессына да кагыла. Бу өлкәдә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.
Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы, безнең, укытучыларның, бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле.
Федераль белем бирү стандартларына таянып куелган максатым - хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карашларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.
Һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә талантлы булып туа; балалардагы менә шушы сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен шартлар булдыру, аны иҗади баскычка күтәрү – минем укытучы буларак алдымда торган иң мөһим бурычларымның берсе. Әгәр дә без, ата-аналар, укытучылар, бу шартларны булдырмыйбыз икән – балага тумыштан бирелгән сәләтләре “сүнеп калачак”.
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә шартлар булдырып без әкренләп бала шәхесен формалаштырабыз.