
Яшь укытучылар мәктәбе
Идел буе районының “ Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 10 нчы урта гомуми белем мәктәбе” базасында “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру” дигән темага шәһәр семинары булып узды. Аның эшендә яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Мәктәп директоры Шәйдуллин Р.Р. федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучылар һәм укучылар белән эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәптә балаларга татар телен укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучылары алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Педагогларның белемнәрен камилләштерү юллары һәм ирешелгән уңышларга тукталды.
Мәктәпнең башлангыч һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәйхиева Э.Г., Шаһиәхмәтова М.Н., Нуруллина Р.Ш., Гыйлемханова Э.Р. 2,3,4 нче сыйныфларда ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда катнашучы яшь белгечләр бу дәресләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыруның төрле ысулларын, алымнарын күрделәр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлова М.Р. үткәргән мастер-класс яшь укытучылар өчен чын осталык мәктәбе булды. Анда укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин иде.
Семинарда катнашучылар өчен түгәрәк өстәл уздырылды. Ул “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру” темасына багышланды. Анда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы И.Т. Сәгъдиева, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин, 10 нчы мәктәпнең директор урынбасары М.Н. Вәлиева чыгыш ясадылар. Алар федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, белем оешмасының төп белем бирү программаларын, татар теле һәм әдәбиятыннан эш программаларын төзү мәсьәләләренә тукталдылар, дәресләрдә һәм укудан тыш эшчәнлек вакытында универсаль уку гамәлләрен формалаштыру юлларын бәян иттеләр, яшь укытучыларның күп төрле сорауларына тәфсилле җавап бирделәр.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар.
- Войдите на сайт для отправки комментариев