
Яңа технологияләргә өйрәнәләр
2030 елга кадәр Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясендә татар телен укытуда яңа технологияләр куллану, педагогларның осталыгын камилләштерү, яңа укыту-методик әсбаплар эшләү бурычы куелган. Бу бурычларны тормышка ашыру йөзеннән рус телле төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының даими үткәрелә торган семинары оештырылды. Аның эшендә 49 укытучы шөгыльләнә.
Чираттагы утырышКазан шәһәренең 85 нче гомуми урта белем мәктәбендә уздырылды. Ул “Башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә татар телен уен технологияләрен кулланып укыту” темасына багышланган иде.Семинарны методик кулланма авторы В.Н.Мещерякова алып барды. Иң элек семинарда катнашучылар видеодәресләрнең һәр этабын анализладылыр. Аннары семинарда катнашучылар, уен технологияләрен кулланып, сентябрь аеның беренче яртысында үтеләчәк татар теле һәм әдәбияты дәресләрен модельләштерделәр, дәрестә килеп туган төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таптылар, укучыларны тел мохитына “чумдыру” эшчәнлеген ачыкладылар, төркемнәрдә эшләүнең нәтиҗәле ысулларын барладылар. Модельләштерелгән дәресләрнең һәр этабы анализланды. Укытучылар укучыларның эшчәнлеген оештыру буенча төрле сорауларга җавап ала алдылар.
Быелгы уку елында Казан шәһәренең 42 гомуми урта белем бирү оешмасында 1 нчы сыйныф укучыларына татар телен әлеге технологияләр кулланып өйрәтү һәм шул технологияләргә нигезләнеп язылган уку әсбаплары белән укыту буенча апробация уздырыла.
Семинарда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты З.Г.Мөбәракшина, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры, педагогика фәннәре кандидаты Л.Ф.Салихова, шул ук институтның фәнни хезмәткәрләреГ.В.Һадиева, М.Г.Мозаффарова, Р.Р.Нигматуллина, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методистлары Р.К.Зиннәтуллин, Ильясова И.М. катнашты, семинарда катнашучы укытучылар өчен консультация үткәрелде.
- Войдите на сайт для отправки комментариев