
Эш тәҗрибәм
Хайруллина Айсылу Расим кызы - Казан шәһәре Яңа Савин районының 71 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.
Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә, башлангыч белем бирү белән беррәттән,балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзләү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү – төп максат булып тора
Стандарт куйган максатларга ирешү юлында дәрестә төркемләп эшләү алымын куллану уңай нәтиҗәгә китерә. Болай эшләүнең нәтиҗәсен күрәм. Укучыда сорауларга җавап бирү, проблеманы чишү барышында бер-берсе белән аралашу,үзен яхшырак, белемлерәк итеп күрсәтү өчен мөмкинлекләр ачыла.Әлеге төр эшчәнлектә, бер төркемнең икенче төркемгә дөрес итеп сорау бирә белүен дә максат итеп куюым, укучыларның сөйләм телен үстерүенә ярдәме бар дип саныйм. Укытучы укучыга белем җиткерүче булып кына калмый, киресенчә, ул мөстәкыйль рәвештә белем үзләштерергә өйрәтергә тиеш.
Хәзерге вакытта укучыны татар телен өйрәнүгә ничек этәрергә, аны нәрсә белән кызыксындырырга? Шул турыда уйланганнан соң, методик темам итеп “Хәзерге заман укучысын эзләнү эшчәнлегенә юнәлдерү өчен, интеллектуаль иҗатын үстерүдә төркемләп эшләү алымы” дигән теманы алырга булдым. Максатым балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, бер- береңә карата ихтирам хисе булдыру.
Методик теманың уңышлы булуы аның нәтиҗәсенә бәйләнгән. Ә нәтиҗә булып баланың фикер үсеше тора. Бу методик тема өстендә өченче ел эшлим.
- Хайруллина Айсылу Расимовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев