SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Әхлак тәрбиясе

Бала тәрбияләүдә һәм җәмгыять үсешендә гаиләнең тоткан урыны.

Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында, без, ата-аналар вакытында уйланабыз микән?
Билгеле булганча, әхлак тәрбиясенә нигез гаиләдә салына. Ата-ана үз хезмәтен яратамы? Алар баш¬ка кешеләр турында ниндирәк фикердә? Болар берсе дә бала игътибарыннан читтә калмый. Шу¬лар йогынтысында акрынлап баланың дөньяга үз карашы формалаша.
Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми. Матур гадәтләр яшьтән үк ныгы¬сын өчен ата-анага зур көч, тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәр¬бияче булырга бурычлы. Тормыш үзе шуны таләп итә.
Бер акыл иясе, тәрбияче үзе тәрбияле булыр¬га тиеш, дигән. Ә ата-ана — үз баласы өчен иң беренче тәрбияче ул.
Ике гасыр кисешендә хезмәт иткән милләтпәрвәр шәхесләр арасында мәгърифәтчеләр – Ризаэддин Фәхреддиннең “Гаилә” һәм Габдулла Бубыйның “Хатыннар” дигән хезмәтләрен атарга була. Аларның әсәрләрендә гаилә мөнәсәбәтләренә, гаилә традицияләренә, гаилә кыйммәтләренә, әхлак, иман, бала тәрбиясе мәсьәләләренә караган иң четрекле проблемалар күтәрелгән. Минем уйлавымча, бу әсәрләрдә һәр гаиләдә күтәрелгән проблемалар урын алган. Гаиләдә хатын-кыз тоткан урын күрсәтелгән. Гаиләнең үсеше хатын кыздан тора, димәк хатын-кызның тәрбиясе аеруча әһәмиятле. Аларның әсәрләренең нигезендә әхлакый тәрбия,әхлакый рухка инану беренче урынны алып тора.
Татар халкында милли традицияләрне саклау,аларны буыннан-буынга тапшыру һәр гаиләнең бурычы итеп саналган. Ана-балага,әби-оныкка бишектән җыр җырлаган,әкият сөйләгән. Бала кечкенәдән үк үз халкының бәйрәмнәре,гореф-гадәтләре турында ишетеп үскән,канына сеңдергән. Һәм бу юлда аңа әнисе, әбисе булышлык иткән.
Авторлар фикеренчә ныклы һәм әхлаклы гаилә көчле милләтнең нигезен тәшкил итә. Әхлагын югалткан гаилә аркасында милләт тә киләчәген югалтырга мөмкин.
Әлбәттә, ата-ана, гаи¬лә әгъзалары үрнәгендә матур сыйфатлар еллар дәвамында тәрбияләнә. Үрнәк гаиләләрнең бала тәрбияләүдә үз юллары,ысуллары бар.
Бала—ата-аналарның әхлакый тормышы көз¬гесе. Үр¬нәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфат-ларының берсе — ата һәм ананың рухи матурлыгы, аларның кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык-кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Әйе, су тамчысында кояш чагылган кебек, балаларда да әти-әнисенең әхлакый сафлыгы чагылыш таба.
Һәр ата-ананың бурычы- баланы бәхетле итү. Бәхет күпкырлы. Ул кешенең үз сәләтен ача бе¬лүендә дә, хезмәтне яратып башкаруында да, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, матурлык тудыруда катнашуында да, кешеләрне һәм үзен яратуында да, баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә дә чагылыш таба.
Мин үзем ике бала анасы. Гаиләдә әхлакый тәрбия бирүдә үземнең өстемә төшкән бурычны аңлыйм. Балаларымның дус¬ларына яки башка кешеләргә яхшылыкларны чын теләктән чыгып эшләсеннәр һәм шуннан тирән ка-нәгатьләнү алсыннар, дип тырышам. Турыдан-туры «менә шулай эшлә» дип әйтмичә генә баланы изгелек эшләргә өйрәтү — әхлакый тәрбиядә иң кыен бурычларның берседер, мөгаен. Бу оч¬ракта иң мөһиме — баланың күңеленә тәэсир итүдер. Әйтик, бала башка кеше кайгысын күр¬гәч, үзен шуның урынына куеп карасын, саф хис¬ләрен уятсын, кайгы кичерүче кешегә дә теләк-тәшлек белдерсен. Шуңа күрә балаларда әхлак¬лылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү — һәрбер ата-ана алдында торган иң мөһим бурычларның бер¬се. Бу — җиңел эш түгел, әлбәттә. Әмма шунысы бәхәссез: әхлаклылык сыйфатларының, үз-үзеңне тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренең нигезе гаиләдә салына. Бәхетле гаиләдә генә бәхетле бала үсә. Ә тиешле дәрәҗәдә әхлакый тәрбия алган бала-икеләтә бәхетле. Әгәр дә һәрбер гаиләдә танылган шәхесләребезнең хезмәтләре балалар тәрбияләүдә нигезгә алына икән,бу гаиләнең,ә димәк милләтнең, киләчәге бар. Моңа минем иманым камил.

Әмирова Гөлүсә Хәмзә кызы.
Казан шәһәре 32нче мәктәп,
татар теле һәм әдәбият укытучысы.

Комментарии

Хөрмәтле, Гөлүсә Хамзовна! Язмагыз бик матур,тирән эчтәлекле, темасы бик актуаль. Рәхмәт сезгә!

Учительница татарского языка и литературы