
Эссе "Гордимся прошлыми-строим будущее"
Хайруллина Айсылу Расим кызы
Казан шәһәре Яңа Савин районы 71 нче мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Үткәнеңә карасаң-киләчәгеңне күрерсең.
Р.Хәкимов.
Халкыбызның күренекле мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин: ”Әдип вә галимнәре булмаган кавем-бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык-көчсез, әдәбияты булмаган милләт - рухсыз”, - дип язып калдырган.
Шөкер, мин меңьеллык тарихы булган, башкаларныкыннан бер дә калышмаслык кабилияте булган, тырышып, сакланып калган дине, гадәтләре булган, үзенең язуы, әдәбияты, җыры, көе булган, гасырлар дәвамында мәктәп-мәдрәсәләре белән дан тоткан татар өммәтеннән! Ул гына да түгел, мин, язмышымны халкымның милли чишмәсен агартуга багышлаган татар теле мөгаллимәсе!
Максатым: укучыларны үз халкымның шанлы тарихына, милләтемнең казанышларына, кылган матур гамәлләренә кинәнеп яшәргә өйрәтү. Халкың өчен горурлану - менә ни озын гомерле итә милләтне! Ә баксаң, милләтем хәтерендә якты тарихи эзләр калдырган күпме бөек шәхесләр яши! Шулар арасында милләт язмышын үз кулларына алган татар хатын-кызлары аерым бер биеклеккә ия.”Хәтер, үткән зурлыклар иңенә басып, киләчәккә омтылу офыгы,” - дип язган бер акыл иясе. Киләчәккә ышаныч белән атлыйм дисәң, иман ныклыгы, кылган гамәлләре белән дә бары тик горурлык хисләре генә тудыра ала торган тарихыбызның легендар хатын-кызы Мөхлисә Бубый язмышын да безнең онытырга хакыбыз юк. Халкыбызның горурлыгы булып торган Мөхлисә Бубый - татар кызлар өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый. Яхшы тәрбияле, киң белемле кызлар гына чын милләт аналары булып җитешәчәк һәм киләчәктә милләтне алга алып барырлык шәхесләр тәрбиялиячәк дигән фикерне дәлилләп чыккан ул.
1931-1937 еллар... Илнең аңлы, сәләтле, булдыклы, алдынгы фикерле, көчле ихтыяр көченә ия булган шәхесләрдән арыну чоры... Ялган уйдырма, гаеп тагып, аларны кабул итәргә мәҗбүр итеп, физик җәзаланулар юлы белән гаиләләрен, нәселләрен куркыту юлы белән никадәр уникаль шәхесләрне, асыл затларны җир йөзеннән себереп ташлаганнар. Мөхлисә Бубый да шул афәтле еллар корбаны.
Бүгенге көннең проблемаларын җиңеп чыгар өчен аның образы безгә юл яктырткыч йолдыз булып тора, тарихи шәхесләребезгә, динебезгә карата горурлык хисләре тәрбияли, әлеге олуг затларыбыз салган иманлы юлны, рухи ныклык үрнәген киләсе буыннарга да лаеклы рәвештә дәвам итәргә чакырып кала. Шул авыр тормыш шартларында башкаларга да таяныч, ышаныч була алган шәхес бүгенгесе көндә дә безнең тормышта үзенең уңай яклары белән үрнәк.
Мин, татар мөгаллимәсе, әлеге бөек шәхес үрнәгендә алга атлыйм.Туры юлдан тайпылырга хакым юк, чөнки минем арттан укучылар ияргән. Шул укучылар күңелендә туган телгә карата сөю орлыклары сибә алсам, үземне бик бәхетле санар идем. Мин милләтемнең бәхетле киләчәгенә күпер төзим. Чын сәгадәт шулдыр, ахрысы. ”Үзеннән бер башка сәләтлерәк укучысын әзерли алмаган остазны үзеннән ун башка сәләтсезрәк укучысы таптап китә,”- дип язган берәү. Без тәрбияләгән укучылар үзебездән сәләтлерәк булыр, милләте өчен җанын фида кылырдай татар баласы җитешер, дип ышанасы килә. Күрәсез, нинди дәүләт вә сәгадәт бу!
- Хайруллина Айсылу Расимовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев