SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

эссе

Эссе "Үткәннәр белән горурланабыз - киләчәк төзибез".
"Үткәнне белмичә, бүгенгенең чын мәгънәсен киләчәкнең максатларын аңларга мөмкин түгел." Максим Горький
Җиһанга яңа 2016 нчы ел аяк басты. Стенада ел буе эленеп торган календаремны алып, аның урынына яңасын элеп куйдым. Тагын бер ел тарихка күчте...
Минем укытучы булып эшли башлавыма да унбер ел булды. Югары уку йортын тәмамлап, 6 нчы гимназиядәге беренче елларымны искә төшерәм. Ул вакытта укытуның, дәрес үткәрүнең, балалар белән уртак тел табуның бар серләренә өйрәнәсем килә иде, шул чакта мин чын Укытучы булырмын, дип уйлый идем.
Ул елларга бүгенге күзлектән елмаеп карыйм. Укытучы һөнәренең күпкә җаваплырак, җитдирәк икәнен аңлыйм хәзер. Берничә баланың гына түгел, илнең, халыкның, милләтнең киләчәге белән бәйле минем бүген бирә торган тәрбиям! Хәзерге укучыларымның тарихи мирасны югатмый, алдагы буыннарга илтә алулары, әхлак һәм табигать кануннарына каршы килми торган киләчәк төзүләре өчен җирлек инде бүген салына бит! Дәрестә, тәнәфестә, сыйныф сәгатьләрендә, өйдә, гаиләдә....
Без үткән буын каршында бурычлы. Тарихын, динен, милләтен белмәгән халыкның киләчәге юк. Тарих ул - халык хәтере. “Үткәнен белмәгән халыкнын киләчәге юк” дигән мәкальне бик еш ишетергә туры килә безгә. Ә бит халыкны милләт буларак саклап калуның бердәнбер чарасы - телне саклау. Теле булмаган халыкның иле дә, дәүләте дә юк. Бик күп тормыш сынауларын үтеп, гасырлардан гасырларга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага шушы бөек мирасны, рухи байлыкны тапшырыр өчен, шул халыкның бер вәкиле булу кирәктер, минемчә. Мин шул халыкның газиз бер баласы булуым белән горурланып кына калмыйча, укучыларыма да шуны җиткерергә бурычлы.
Җир шарының төрле континентларына сибелеп утырган халкымның данлы да, шанлы да тарихы бар. Россия Федерациясенең Көнбатыш Себердән алып Кырымга, Казаннан алып, Әстерханга кадәр сузылган киңлекләре –халкымның туган иле булып торган. Бу киңлекләрдән азатлык, бәхет өчен аяусыз көрәшкән, тарихта якты исем калдырган күпме батыр шәхесләр чыккан? Алар арасында зур дәүләт эшлеклеләре дә, милли-азатлык юлбашчылары да, атаклы галим-мәгърифәтчеләр дә бар: Идегәй һәм Чура батыр, Ибраһим һәм Сафагәрәй ханнар, Нурсолтан Һәм Сөембикә ханбикәләр, Шириннәр, Канкаевлар, Мәрҗәни, Бигиев, Гаспарлы, Насыйри, Акчуралар, Фәхретдин, Максуди, Шәрәфләр... санап китсәң, күпме алар! Фидакарь затлар - халкымның горурлыгы. Күп гасырлы әдәбияты, сәнгате һәм мәдәнияты булган халкым кешелеккә күпме бөек талантлар биргән?! Кол Галиләр, Исхакый, Тукайлар, Дәрдемәнд, Әмирхан, Камаллар, Кариев, Сәйдәшев, Такташ, Җәлил, Туфаннар, Җиһанов, Фәйзи, Яхиннар... һәр исем миндә горурлык хисләре уята. Үзен татар милләтеннән дип санаган һәр кешенең йөрәк түрендә халкымның үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре - Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре, аулак өйләр, каз өмәләре, Зәрә боткалары – саклана. Тик күпме икән ул андый гаиләләр бүген? Өйдә кирәк дип санамасалар да, мин бит боларны укучыларыма җиткерергә тиеш!
Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, Кырым, Нократ, Әстерхан, Касыйм, Себер, Пермь татарлары - һәркайсы тарихка үз өлешен керткән. Буыннан-буынга күчеп килгән бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә тормышыбызның, яшәешебезнең яме булып тора. Укучыларым белән бергә эзләнәбез, табабыз, горурланабыз.
Менә шул байлыкларны түкми-чәчми, югалтмый киләчәк буыннарга тапшыру - ул безнең бурыч. Татар халкы - тарихның төбеннән күтәрелгән халык, димәк, аның гасырлардан-гасырларга тапшырырлык бай мирасы, киләчәккә әйтер сүзе бар. Горур һәм ирек сөючән, тырыш һәм ярдәмчел, киң күңелле һәм кунакчыл халкымның көче - бердәмлектә. Бердәм булганда, киләчәге дә өметле, ышанычлы. Без - бөек һәм булдыклы халык, бездә мәкер һәм явызлыкка каршы торырлык көч-куәт бар, димәк, барысы да үзебезнең кулларда. Менә шушы гыйбәрәне үсеп килүче буын күңеленә иңдерү - минем бурычым. Укучымны киләчәктә татар милләтенең яклаучысы, саклаучысы итеп күрәсем килә, һәм арада өметле егет-кызларның булуы күңелемә ышаныч, шатлык бирә. Шагыйрь Нури Арсланов язганча:
Татарстан дигән Ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.