
Сөйләшәбез төрле телләрдә
Күпмәдәниятле җирлек шартларында Россия халыкларының телләрен саклау һәм үстерү, халыклар арасында дуслыкны ныгыту, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачыклау, балаларны фәнни-эзләнү эшләренә тарту максатыннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Халыклар дуслыгы йорты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә ел саен төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм укучыларның фәнни укуларын оештыра.
Конференциянең беренче турында 600 якын укучы катнашты. Укучылар рус, татар, чуваш, башкорт, мари, удмурт, мордва (эрзя, мокша) телләрендә әзерләгән тикшеренү эшләрен мәртәбәле жюрига тәкъдим иттеләр. Жюри составында Казан федераль университеты, Казан технология тикшеренү институты, Мәгарифне үстерү институты, Удмуртия һәм Мордовия Республикалары галимнәре, чуваш телендә нәшер ителә торган “Сувар” газетасы хезмәткәрләре, милли-мәдәни автономия җитәкчеләре бар иде. Галимнәр Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Мордовия, Удмуртия республикаларыннан, Ульяновск өлкәсе, Пермь крае мәктәпләреннән килгән иң яхшы 94 эшне сайлап алдылар.
Конференциянең йомгаклау туры Халыклар дуслыгы йортында узды. 94 укучы үзләренең эшләрен рус, татар, чуваш, удмурт, башкорт, мари, мордва телләрендә бәян иттеләр. Җиңүчеләр арасында Казан мәктәпләрендә укучыларның да булуы куандырды. Татар филологиясе юнәлеше буенча 1 урын Совет районы 15 нче урта мәктәп укучысы Камалиева Камиләгә (укытучысы Леронова Ф.Н.), 4 урын Мәскәү районы 12 нче гимназия укучысы Сираҗетдинова Ландышка (укытучысы Хуҗина Р.Т.), рус филологиясе юнәлеше буенча 4 урын Мәскәү районы 99 нчы мәктәп укучысы Григорьева Ангелинага (укытучысы Ежова Н.Ю.) бирелде.
Гомумән алганда, Казан мәктәпләрендә укучылар быелгы конференциядә актив катнаштылар (117 эш) һәм уңышлы чыгыш ясадылар.
- Войдите на сайт для отправки комментариев