SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

IMG_1195 IMG_1199

Вахитов районының “ Инглиз фәнен тирәнтен өйрәтә торган 39 нчы урта гомуми белем мәктәбе” базасында “Федераль дәүләт белем стандартлары: норматив-хокукый база, эш программалары, дәреснең технологик картасы” дигән темага шәһәр семинары булып узды. Аның эшендә рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Мәктәп директоры Г.А. Назипова федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында дәүләт телләрен һәм инглиз телен укытуны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп укучыларына телләрне укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучыларының эшчәнлекләре турында сөйләде. Телләр өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләүдә педагогларның, мәктәп администрациясенең зур роль уйнавын ассызыклап үтте. Шулай ук Г.А. Назипова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш системасын бәян итте.
Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, татар теле һәм әдәбияты укытуның норматив-хокукый документлары, эш программаларын төзү үзенчәлекләре турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин сөйләде. Ул эш программалары, календарь-тематик планның структурасы, укыту-методик комплектлар, төп укыту программалары белән таныштырды.
Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Р.З. Хәйдәрова “Күңелле татар теле” укыту-методик комплекслары белән эшләү үзенчәлекләре, дәреснең структурасы, универсаль уку гамәлләре турында турында сөйләде, дәреснең технологик картасын төзү буенча киңәшләрен бирде.
Мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы М.В. Кулагина дәреснең технологик картасын төзү буенча практикум үткәрде. Семинарда катнашучыларга технологик картаның төрле вариантларын тәкъдим итте, телләр өйрәнгәндә кулай дип табылган вариантларны анализлады, киңәшләрен җиткерде.
Мәктәп директорының милли мәгариф буенча урынбасары Н.Н. Нәҗипова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе С.М. Салихова аерым дәресләрнең технологик картасын презентацияләделәр, аңлатмалар бирделәр. Мәктәпнең татар теле һәм укытучылары Нәҗипова Н.Н., Салихова С.М., Әбсәләмова Э.Х. төзегән дәресләрнең технологик карталары Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан чыгарылган “Яңа стандартлар: 5 класста дәресләрне проектлаштыру һәм гамәлгә кую” дигән методик җыентыкка кертелгән иде. Әлеге җыентыкны шәһәр укытучылары бик җылы кабул иттеләр.
Семинарда катнашучылар өчен консультация үткәрелде

Прикрепленный файлРазмер
карта.doc62 кб
документлар ИРО.pptx233.89 кб
программасы.pptx231.98 кб