SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Секция 3. «Мониторинг как средство управления качеством образования»

Укытучыларның август киңәшмәләре дәвам итә

« Мәгариф хезмәткәрләренең «Заманча мәгариф: бердәй мөмкинлекләр – яңа технологияләр –шәхси җаваплылык» темасына багышланган шәһәр август конференциясе кысаларында үткәрелә торган гомуми белем оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары секция утырышы Совет районы 171 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында узды.

Утырыш әлеге мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга керәчәк балаларның сәламләве белән башланды. Секция эшендә катнашучылар Совет районы гомуми белем оешмаларының милли мәгариф үсешенә багышланган күргәзмәсе белән таныштылар.

Утырышта Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, филология фәннәре кандидаты Һидиятов И.Р. (1), Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Совет районы буенча бүлек башлыгы урынбасары Ибәтуллина Г.Г., Авиатөзелеш районы 62 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Ибраһимова Э.С. (3), Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К. (4), Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр автоы Фәтхуллова К.С., Совет районы 90 нчы гимназия директоры Закирҗанова Г.Д. (6) чыгыш ясадылар.

Чыгыш ясаучылар яңа технологияләр һәм бердәй мөмкинлекләр шартларында милли мәгарифне үстерү юлларына, татар һәм рус әдәбиятларын интегратив укыту мәсьәләләренә, татар теленнән бердәм республика тестын үткәрү үзенчәлекләре һәм аның нәтиҗәләренә,мәктәпләрдә нәтиҗәле итеп мониторингны оештыру юнәлешләренә тукталдылар.

Секция эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М. катнашты һәм чыгыш ясады.

Милли мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен шәһәрнең 18 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли мәгариф буенча директор урынбасарлары Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау кәгазьләре һәм «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнделәр.

____________________________