SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесе

IMG_9873

2015 нче елның 16-17 нче февралендә Киров районының 4 нче гимназия-интернат базасында “Казан шәһәре ел укытучысы – 2015” шәһәр конкурсының “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясе буенча бәйге узды.
Бәйгедә район конкурсларында җиңү яулаган Абдуллина Л.Р. ( Идел буе районы 78 нче мәктәп), Бәхтиев Р.Ф. (Мәскәү районы 2 нче лицей-интернат), Габдрахманова Г.М. ( Киров районы 4 нче гимназия), Гаязова Э.Ф. (Совет районы 175 нче мәктәп), Измайлова Г.Ф. (Вахитов районы 39 нчы мәктәп), Петрова Г.Р. (Авиатөзелеш районы 33 нче мәктәп), Хәмидуллина Л.С. (Совет районы 169 нчы мәктәп), Шакирова Д.Г. (Авиатөзелеш районы 112 нче мәктәп) көч сынаштылар.
Укытучыларның чыгышларын Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Мәгарифне үстерү институты галимнәреннән, алдагы елларда бәйгедә җиңү яулаган укытучылардан торган мәртәбәле жюри бәяләде.
Бәйгедә катнашучы укытучылар башка мәктәп укучылары белән татар теле яки татар әдәбиятыннан дәрес күрсәттеләр һәм педагогик лабораторияләрен тәкъдим иттеләр. Бәйгенең читтән торып үткәрелгән этабында исә алар “Мин-укытучы” темасына эссене, үзләренең эш тәҗрибәсен яктырткан материалларны интернет челтәренә, шәхси сайтларына, блогларына урнаштырдылар. Бу чыганаклар да жюри тарафыннан бәяләнде. Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәхтиев Р.Ф., Авиатөзелеш районы 33 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Петрова Г.Р. “Казан шәһәре ел укытучысы – 2015” шәһәр конкурсының финалында башка предмет укытучылары белән көч сынашачаклар.