
Чыгыш
Хәйруллина Айсылу Расим кызы
Казан шәһәре 71нче урта мәктәбенең
Iкатегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“Чит телләрне белмәгән кеше,үз телен дә белми.”, дигән немец философы И.В.Гёте.
Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә, башлангыч белем бирү белән беррәттән,балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзләү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү – төп максат булып тора
Стандарт куйган максатларга ирешү юлында дәрестә төркемләп эшләү алымын куллану уңай нәтиҗәгә китерә. Болай эшләүнең нәтиҗәсен күрәм. Укучыда сорауларга җавап бирү, проблеманы чишү барышында бер-берсе белән аралашу,үзен яхшырак, белемлерәк итеп күрсәтү өчен мөмкинлекләр ачыла.Әлеге төр эшчәнлектә, бер төркемнең икенче төркемгә дөрес итеп сорау бирә белүен дә максат итеп куюым, укучыларның сөйләм телен үстерүенә ярдәме бар дип саныйм. Укытучы укучыга белем җиткерүче булып кына калмый, киресенчә, ул мөстәкыйль рәвештә белем үзләштерергә өйрәтергә тиеш.
Хәзерге вакытта укучыны татар телен өйрәнүгә ничек этәрергә, аны нәрсә белән кызыксындырырга? Шул турыда уйланганнан соң, методик темам итеп “Хәзерге заман укучысын эзләнү эшчәнлегенә юнәлдерү өчен, интеллектуаль иҗатын үстерүдә төркемләп эшләү алымы” дигән теманы алырга булдым.Максатымбалаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, бер- береңә карата ихтирам хисе булдыру.
Методик теманың уңышлы булуы аның нәтиҗәсенә бәйләнгән. Ә нәтиҗә булып баланың фикер үсеше тора. Бу методик тема өстендә икенче ел эшлим.
Төркемләп эшләү вакытында балаларда төрле кыенлыкларда туа.
1.Бу эшкә укучының әзерлексез булуы. Алар традицион формада аралашырга күнеккән. Укытучы укучы аралашуы.
2.Биремне татар телендә аңлау дәрәҗәсе түбән булу.
3.Төркемләп эш барышында үз рольләрен аңлап бетермәү.
4.Эш башкару темпы (вакыты) төрле.( кайбер укучылар тизрәк эшли һәм башкаларга комачауларга мөмкин)
Төркемдә эшләү уңышлы булсын өчен иң беренче чиратта әзерлек этабы булырга тиеш дип уйлыйм.
1.Төркемдә укучылар саны биштән дә артык булмаска тиеш.
2.Материалны бик яхшы,уртача, йомшак үзләштерә торган укучылар бар.
3. Укытучы биремне төгәл, аңлаешлы итеп формалаштыра тиеш.
4.Төркемдәге укучылар алышынып торса, укучыга бер-берсенә җайлашыр өчен берникадәр вакыт бирелә.
5.Эшне үтәү өчен вакыт алдан ук төгәл билгеләнә.
6. Эш барышында килеп чыккан хатаны укытучы төзәтми,ә үзенә билгеләп куя. (киләчәктә хаталар өстендә өстәмә эш була)
7. Эш барышында укытучы күзәтүче ролен үти.
8.Биремне аңлату, эш барышына әзерлек, нәтиҗә чыгару укучының яшь үзенчәлегеннән чыгып, ана телендә яки өйрәнелә торган телдә булырга тиеш.
9. Һәр төркемнән бер катнашучының фикере тыңланыла.
Гомуми нәтиҗә чыгару барышында иң уңышлы эш, фикер, мисал сайлап алына. Хаталарны төзәтү барышында укытучы дәрестә уңай психологик халәтне саклый ,шуңа күрә аерым укучының хатасы бергәләп төзәтелә.Бу процессны укучы табигый хәл дип кабул итә. Аңламаганын өйрәнә үзләштерә.
Шулай ук төркемнәрдә эшләүнең үз алгоритмы бар. Алгоритмны укучылар белән бергәләп төзибез. Һәр адымны үзләре контрольдә тотарга тиеш.
1. Биремне аңлау.
2. Чишү юлын эзләү.
3. Төрле фикерләрне тыңлау.
4. Фикерләрне дәлилләү, тикшерү.
5. Бергәләп уртак фикергә килү.
6. Эшне тәкъдимитәргәәзерләү.
7. Чыгышны төркем эчендә сөйләү.
8. Проектны яклау.
Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә уңай психологик халәт тудыру максатыннан без бергәләп үзебезгә девиз да булдырдык.Авыр үзләштерелә торган темалар алдынна без күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен без бу девизны кабатлыйбыз, килеп туган проблемадан чыгу юлларын эзлибез.
Без –акыллы!
Без – дус!
Без – игътибарлы!
Без – тырыш!
Без – яхшы укыйбыз!
Без – булдырабыз!
Төркемнәр формалаштыруның берничә формасы бар.
- төркемнәргә укытучы бүлә;
- укучыларның теләкләреннән чыгып бүлү;
- лидерлар сайлап бүлү;
- билгеле бер билге буенча бүлү;
- интелектуаль эшчәнлекнең стильләренә карап бүлү;
- очраклы рәвештә бүлү;
Укучыларның төркемдәге роле дә төрле.
укучы- кычкырып укый
сәркатип –яза
сөйләүче – төркем хәл иткәнне сөйли
контролер – вакыт өчен җавап бирә
Төркемдәге биремне үзләренең белем дәрәҗәсенә карап билгелиләр. Әгәр укучы биремне билгели алмаса, укытучы ярдәмгә килә.Төркемдәге иң катлаулы биремне көчле укучы үти, уртача авырлыктагы эшне яхшы, җиңелерәк биремне белемне авырдан үзләштерүче укучы башкара. Биремгә ачыклык кертелгәч, төркем эчендә аның үтәлешен тикшерәләр. Һәркемнең керткән өлешен исәпкә алып, нәтиҗә ясала.Һәр төркемдәге җавапларның дөрес бәяләнгәнлеген ачыклау өчен җавапны тикшерәбез, чыгарылган нәтиҗәнең укучы нәтиҗәсе белән туры килүен ачыклыйбыз. Ләкин гомуми бер эш (бирем) башкарганда төркемдәге һәр укучының хезмәтен бәяләү кыенрак.Шуны истә тотып бирем 3 төркемгә бүленеп бирелә.Эш барышында балаларның интеллектуаль һәм иҗади үсеше күзәтелә; ,,4”ле һәм ,,5”ле билгесенә укучылар саны арта, ә фәннәрне йомшак үзләштерүчеләрнең үз көчләренә ышанычы арта.
Төркемләп эшләү алымын куллану яңа теманы ныгыту һәм кабатлау дәресләрендә файдалану уңай нәтиҗә бирә. Бу юнәлештә системалы эшләү өчен программа нигезендә биремле карточкалар төзелде.Дидактик материал укучының фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Бу эш алымын кулланганда, укытучы классның һәм аерым укучының дәрес материалын ничек үзләштерүен ачыклый, чөнки тиз арада үзара элемтә урнаштырыла, нәтиҗәдә хатаны вакытында төзәтергә мөмкинлек туа.Психологлар фикеренчә, бала өчен үз эшенең бәяләнүе әһәмиятле. Шулай ук кешенең иң мөһим психик үзенчәлеге – омтылыш дәрәҗәсе күзгә ташлана. Шәхескә шулай якын килү тәрбия процессына да уңай йогынты ясый.Ул укучының омтылыш дәрәҗәсе белән белем чагыштырмасын дөрес билгеләргә, дөрес бәя бирергә ярдәм итә.Омтылышы зур булган, тиешле дәрәҗәдә белем туплый алмаган укучылар бар. Шулай ук бик үк белемгә омтылышы булмаганнары арасында да тирән сәләтлеләр очрый. Укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләгәндә төркекмләп эш алымын куллану уңай нәтиҗәгә китерә.
“Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала”, дип яза Роберт Кеннеди. Укытучы эшчәнлегендә уңышсызлыклар булмый тормый, бары тик алардан курыкмаска, вакытында күрә һәм төзәтә белергә кирәк. Минут саен үзгәреп торган бу фани дөньяда замана сулышын эләктерергә тырышасың. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге заман кешесе дөнья белән үзенең белеме ярдәмендә генә идарә итә алачак.
- Хайруллина Айсылу Расимовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев