
“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Күп белүгә караганда да, аз белдереп,
эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен
табарга юллар күрсәтү – мөгаллим
бирә ала торган хезмәтләрнең иң
кадерлесе, иң зурысыдыр.
Г.Ибраһимов
Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләбе–системалы-эшчәнлекле юнәлешне саклау. Димәк, хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемле булу гына җитми, ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә сорала.
Заманында Г.Ибраһимов “Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр,” - дип язып калдырган. Күрүебезчә, әдип, өйрәтү дигәндә, баланы тормышка әзерләүне дә күздә тоткан. Мин дә шушы принциптан чыгып эш итәм, даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам.
Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләбе. Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем һәм күнекмәләр генә түгел, тәвәкәллек һәм фидакарьлек сорый.
Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
методический семинар.docx | 30.27 кб |
- Зайнуллина Лилия Гамадутдиновна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев