SMI.KAZANOBR.RU

Дуслык фестивале

90 фото для сайта [640x480]

2014нче елның 17нче декабрендә Совет районының 90нчы гимназиясендә Мәдәният елы уңаеннан “Идел буе халыкларының салават күпере” дигән фестивале уздырылды.
Фестивальгә Татарстан Республикасының милли-мәдәни оешмалары Ассоциациясеннән (хәзерге Татарстан халыклары Ассамблеясе) рәсми кунаклар чакырылды.
Гимназия укучылары Идел буе халыкларының (татар, рус, чуваш, мордва, мари, удмурт, башкорт ) милли киемнәрендә чыгышлар ясадылар: төрле милләтләрнең җырларын җырладылар, милли биюләрен биеделәр. Кичәдә катнашучылар Идел буе халыкларының тарихы, сәнгате, гореф-гадәтләре белән таныша алдылар.