SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

семинар фотосы

1 нче октябрь көнне Казан шәһәре Вахитов районының 116 нчы лицеенда “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә 5-7 нче сыйныфларда татар телен укыту үзенчәлекләре“ дигән темага теоретик семинар үтте. Семинарга рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде. Семинар эшендә 71 укытучы катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, “Күңелле татар теле” укыту-методик комплектлар авторы Р.З.Хәйдәрова үз чыгышында федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә 5-7 нче сыйныфларда татар телен укыту үзенчәлекләренә тукталды. Ул бу сыйныфлар өчен чыгарылган дәреслекләрнең структурасы белән таныштырды, укытучылар өчен нәшер ителгән методик ярдәмлекне куллану һәм аерым темаларны өйрәнү буенча киңәшләрен бирде. Укыту процессында укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырырга кирәклеген билгеләп үтте. Укыту-методик комплектлар авторы семинарда катнашучыларның күп төрле сорауларына җавап бирде.
Зиннәтуллин Р.К. татар теле һәм әдәбиятыннан федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп төзелгән үрнәк программаларның эчтәлеге белән таныштырды. Яңа стандартларга, үрнәк программаларга таянып, эш программаларын язу үзенчәлекләренә тукталды. Эш программаларының структурасын бәян итте. 2014-2015 нче уку елында татар телен һәм әдәбиятын укытудагы яңалыклар турында сөйләде. Министрлыктан килгән методик хатларны куллану буенча киңәшләрен бирде.

Комментарии

Игътибарыгыз һәм фикерләрегез өчен зур рәхмәт.

“Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә татар телен укыту үзенчәлекләре“ дигән темага теоретик семинарда катнашуыма мин бик шат.Уку-укыту процессында яңалыклар өстәлеп,таләпләр үскән чорда семинарлар оештыру бик кулай күренеш.Федераль дәүләт белем стандартларына таянып төзелгән методик кулланмалар укытучыга терәк булып тора.“Күңелле татар теле” укыту-методик комплектлар авторы Р.З.Хәйдәрованың эшчәнлегенә без рәхмәтлебез.Шулай ук,семинарны оештырган Раиф Каримулловичка да олы рәхмәтемне белдерәм.Мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин үрнәк программаларның эчтәлеген ачып бирде.Укытучылар һәм методистлар тыгыз бәйләнештә булган очракта,ана телебезнең киләчәк язмышы абруйлы булыр.Ә укытучылар яңалыклар белән гимназиябезнең метод берләшмә утырышында танышабыз һәм киңәшләшәбез.
Гыйлем бирү өлкәсендә эшләгән коллегаларыбызны, остазларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән ихлас күңелдән котлыйм.Һәрбарчабызның аң-белем чишмәсе саекмасын,мәгариф бакчасының түренә кыю адымнар белән алга атлыйк.Иҗади уңышлар сезгә!
Закирова Альмира Хәнәфи кызы,Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы