Календарь событий профориентационных мероприятий, проводимых организациями в г.Казани в 2024-2025 уч.году


Йөрәк якын итә "бала" сүзен,
Күңел аны һәрчак ярата.
Бәхет җимешедер бала,
Сөенечләр бары тарата.
"Балам",-диеп, уянадыр әнкәй,
"Бала", диеп,йөрәк өзелә.
Нинди хисе бардыр йөрәгендә,
Бары Ходайдыр белә.
Татлы тоела "бала" диюләре,
Аның өчен күңел сөенә.
Бала дигән газиз кадерлесен
Бирмәс иде ана беркемгә.
Балалардан аермасын язмыш,
Һәрчак булсын алар яннарда.
Авырлык китермәсен алар,
Туры килмәсен лә янарга.