SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белемнәрен камилләштерәләр

IMG_0009

2014 нче елның 24 нче апрелендә Идел буе районының 116 нчы лицеенда Казан федераль университеты мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгендә курслар үтүче татар теле укытучылары өчен теоретик-методик семинар уздырылды. Курсларга йөрүчеләрнең күпчелеген Казан шәһәре мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәшкил итте. Лицейның татар теле укытучысы Габдинова З.Ә. курста белемнәрен камилләштерүчеләргә 2 нче сыйныфта укучы рус телле балалар белән “Ашамлыклар” дигән темага дәрес күрсәтте. Дәресне укытучылар белән бергә ата-аналар да карады. Килгән кунаклар дәреснең методик яктан югары дәрәҗәдә оештырылуын, балаларның программа материалын яхшы үзләштерүләрен билгеләп үттеләр. Укучыларның татарча аралаша алуларына укыту –методик комплектлар авторы, педагогика фәннәре кандидаты Р.З.Хәйдәрова да соклануын белдерде.Ата-аналар да аның фикерләрен куәтләделәр.
“Татармультфильм” берләшмәсе хезмәткәре Марат Бәшәров Tatarschool.ru сайтында урнаштырылган электрон дәресләкләр белән таныштырды, аларны куллану буенча консультация үткәрде. Ул шулай ук берләшмә тарафыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен төрле конкурслар оештырылуын, нигезләмәләрнең исә balarf.ru сайтында урын алуын искәртте.
Белемнәрен камилләштерүчеләр Роза Зәкиевна Хәйдәрованың “Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында татар телен укытуга таләпләр” дигән темага чыгышын тыңладылар. Чыгыш үткәрелгән дәрескә анализ белән бәйләп алып барылды.