SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теленнән республикасы тестын уздыруга әзерләнү

Татар теленнән республикасы тестын уздыруга әзерләнү
15 нче апрельдә Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге “Татар теленнән республика тестларын үткәрү һәм бәяләү үзенчәлекләре” дигән темага семинар уздырды. Семинар мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллинның кереш сүзе белән башланып китте. Ул татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру тәртипләренә багышланган семинарның гыйнвар аенда булуын һәм анда контроль бәяләү материалларын төзүче галимнәрнең чыгышлары тыңлануын әйтте. Бу семинардан соң IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларга 2014 нче елда татар теленнән яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясе уздыруда үзгәрешләр кертелүен һәм имтиханның укучының теләге буенча гына үткәрелүен искәртте. Апрель ахырында исә укучыларның белемнәре республика тестлары нигезендә тикшерелүен җиткерде.
Семинарда республика буенча белем сыйфатына мониторинг уздыру экспертлары чыгыш ясадылар.Эксперт Г.В.Нурмыеваның чыгышы татар теленнән үткәрелә торган республика тестларының С-1 вариантын тикшерү үзенчәлекләренә багышланган иде. Татар мәктәпләрендә татар теленнән республика тестларындагы ачык типтагы биремнәрнең С-2 вариантына әзерләү һәм аны тикшерү үзенчәлекләре турында Р.Ә.Абдуллина сөйләде. Рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар төркемнәрендә укучыларны татар теленнән республика тестларын үтәүгә әзерләү һәм аларны тикшерү тәҗрибәсе белән эксперт Э.Ш.Хәлилова уртаклашты. Эксперт З.В.Айдарова рус телле укучылар өчен әзерләнгән республика тестларының бәяләү критерийлары белән таныштырды һәм укучыларның эшләрендә күзәтелә торган типик хаталарны булдырмау буенча методик киңәшләрен җиткерде.
Семинар эшендә 67 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Алар семинарның файдалы булуын һәм аны сентябрь-октябрь айларында да үткәрергә кирәклеген искәрттеләр.