SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Мастер-класста җиңүчеләр

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе җиңүчеләре
2014 нче елның 27 нче мартында Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгенең йомгаклау турында Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән (Мәскәү шәһәре, Төмән өлкәсе, Башкортостан Республикасы) 72 ана теле һәм әдәбияты (рус, татар, чуваш, удмурт, мари һ.б.) укытучысы катнашты. Бу турда конкурсантлар мастер-класс үткәрделәр, “Минем туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” дигән темага презентация белән чыгыш ясадылар, милли костюмнарын тәкъдим иттеләр. Бәйге кысаларында милли мәгариф мәсьәләләренә, рус, татар һәм башка туган телләрне үстерүнең актуаль проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр уздырылды. Конкурсантларның чыгышларын Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты галимнәре бәяләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Гран-при Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илдар Искәндәр улы Сәяховка, 1 нче урын Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсүлә Габделвәли кызы Шакировага бирелде. Казан шәһәре Вахитов районы 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәшәрова М.М., Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бикмөхәммәтова Л.З. бәйгенең төрле номинацияләрендә җиңү яуладылар.
Җиңүчеләрне котлыйбыз.