
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе
2014 нче елның 25-27 мартында Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе уздырыла. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче турында Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән 70 ана теле һәм әдәбияты (татар, чуваш, удмурт, мари һ.б.) укытучысы катнашты. Конкурста катнашучылар жюри әгъзаларына үзләренең эш системасын, уңышларын күрсәткән портфолио, мәгариф бүлекләреннән эше турында бәяләмә тәкъдим иттеләр, “Минем педагогик осталыгым” дигән темага эссе яздылар. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды.
Бу турда Казан шәһәре данын Мәскәү районы 34 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыймадиева Н.Р., Вахитов районы 116 лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәшәрова М.М., шул ук районның 12 урта мәктәбенең иврит теле укытучысы Васильевская О.А., Идел буе районы 6 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бикмөхәммәтова Л.З., Киров районы 4 гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәяхов И.И., Авиатөзелеш районы 33 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Р.Г., Яңа Савин районы 23 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәҗитова А.Л. яклаячак. Икенче турда конкурсантлар мастер-класс үткәрәчәкләр, “Минем туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” дигән темага презентация белән чыгыш ясаячаклар, милли костюмнарын тәкъдим итәчәкләр.
Җиңүчеләрне котлау тантанасы 27 нче март көнне Халыклар дуслыгы йортында уздырыла.
- Войдите на сайт для отправки комментариев