SMI.KAZANOBR.RU

“Татар теле - милләт хәзинәсе” дигән темага түгәрәк өстәл

2014 нче елның 4 нче мартында Йошкар Ола шәһәренең Марий Эл Республикасы татар мәдәнияте үзәгендә “Татар теле - милләт хәзинәсе” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Сөйләшүдә Марий Эл Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Иванов А.В., министрлыкның гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Майкова О.М., министрлыкның әйдәп баручы белгече Малинина Г.А., Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Шәрипова А.С., министрлыкның әйдәп баручы белгече Фәйзрахманова К.Ф., Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К., Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Лотфуллин М.Ф. һәм Марий Эл Республикасы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Утырышны Марий Эл Республикасының татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Гайсин И.З. ачып җибәрде. Ул үзәкнең эш система белән таныштырды. Марий Эл Республикасының мәгариф һәм министрлыгы вәкилләре Иванов А.В., Майкова О.М., Малинина Г.А. үз чыгышларында республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытуның торышы, бу юнәлештә ирешелгән уңышлар һәм проблемаларга тукталдылар. Шулай ук алар мари теле һәм әдәбияты укыту мәсъәләләре турында да фикерләрен җиткерделәр.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Шәрипова А.С. Россия төбәкләренең мәгариф белән идарә итү органнары белән хезмәттәшлек итү, регионнарда урнашкан татар теле һәм әдәбияты укытыла торган мәктәпләр белән эшләү, татар телен интерактив ресурслар кулланып укыту турында сөйләде. Чыгышында республикада эшләнгән “Ана теле” (http://anatele.ef.com), “ Татар иле” ( http://www.tatarile.org/)проектларының мөмкинлекләрен күрсәтте, сәләтле балалар белән эшләү һәм аларның ялын оештыру мәсъәләләренә тукталды.Татар теле укытучыларының чираттагы VI Бөтенроссия съезды, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республикакүләм мастер – классы турында мәгълүмат бирде. Министрлыкның әйдәп баручы белгече Фәйзрахманова К.Ф. үз чыгышында регионнарда урнашкан мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү юлларын күрсәтте, татар теле һәм әдәбиятыннан федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп эшләнгән яңа укыту-методик комплектлар белән таныштырды.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К Марий Эл Республикасында урнашкан мәктәпләр белән Казанның татар мәктәпләре арасында хезмәттәшлек итү юллары, үзара тәҗрибә уртаклашу мәсъәләләре турында сөйләде, Казан шәһәре мәгариф порталы аша методик ярдәм алу мөмкинлеген әйтте, республика башкаласында үтәчәк торган чаралар белән таныштырды һәм аларда катнашырга чакырды.
Утырышта катнашучы татар теле теле һәм әдәбияты укытучылары чыгышларында предметны яңа педагогик технологияләргә таянып укыту, белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсъәләләренә, татар телен укытудагы кыенлыкларга тукталдылар. Мәктәпләрдә татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнүнең актуаль булуын ассызыкладылар. Регионнарда урнашкан мәктәпләр өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүдә проблемалар булуын искәрттеләр.
Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүләрдән чыгып, резолюция кабул ителде. Бу резолюция ике министрлыкка да җиткереләчәк.