SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Безнең күңелләрдә яши торган акчарлак"

Рисунок1

Укытучы! Мөгаллим! Остаз! Нинди матур, йөрәккә ятышлы, ягымлы сүзләр. Укытучы – кечкенә кешене зур Шәхес иткән олуг зат. Башка бер генә һөнәр белән дә чагыштырып булмый торган хезмәт
Укытучы гомер буе «сәхнәдә», ул укучыларга һәрвакыт йөз белән басып тора. Артист көнгә 1-2 сәгать тамашачыга карап тора, ә син?.. Синең күзең арый, колагың бик сак, тавышың кайчакларда үтә көчле, сиңа чиктән тыш авыр. Ләкин... Авыр чаклар күп буса да, җимеше татлы була.
Кеше күңеле — пыяла, сак булмасаң уала. Укытучы — рамка эченә салынган пыяла ул. Пыяла исә үтә күренмәле, аны бик тә саклыйлар, ватылса, аны ямап булмый. Укытучының дәрәҗәсе дә нәкъ шулай. Ә миңа карап торучы күзләр, алар гөнаһсыз сабыйларның карашлары. Һәм аларны тормышка яраклы итеп тәрбияләү минең бурычым.

Прикрепленный файлРазмер
“Безнең күңелләрдә яши торган акчарлак” Р_Бах_ Башарова М_М_ татар теле һәм әдәбият укытучысы (1).docx18.88 кб

Комментарии

Узган елгы эсселардан алынган җөмләләр бик күп. Үз фикерегезне булдырыгыз, сеңлем, башка автор уйлары белән тормышта ерак китеп булмый.

Киңәшегез өчен рәхмәт. миндә генә түгел, һәркайсыбызда да башка авторларның фикерләре ярылып ята. һәркемнең үз юлы...

Әлбәттә, кайчан да булса үз(!) тырышлыгыгыз белән юлыгызны табарсыз дип ышанып калам.

Минзилә Мударисовна! Һөнәрегезне дөрес сайлагансыз! Сезгә һәрвакытта да акыллы, тәрбияле укучылар белән эшләргә язсын!

Элеге язмадан күренгәнчә, сез - үз эшегезнен остасы!!! Күңелне кузгатырлык, йөрәккә ятышлы, матур сүзләр язылган! Уңышлар сезгә!!!