SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эш тәҗрибәсеннән

IMG_0016

Казан шәһәре Вахитов районы 116 нчы лицееның
1 нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бәшәрова Минзилә Мөдәрис кызының
эш тәҗрибәсе

Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем, чөнки игенче зур авырлык белән иген үстерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли һәм шуның нәтиҗәсен күреп я сөенә, я көенә. Үземне укытучы булырмын дип һич кенә дә уйламаган идем, әмма туган телемә булган мәхәббәтем бар теләкләрдән өстенрәк булып чыкты. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына керү бәхете елмайды. Бишьеллык әкияти дөнья! Борынгы төрки тел, рун язмалары, Кол Гали, Заһир Бигиев, бөек Тукаебыз, Хәсән Туфан... Гаҗәеп дөнья бит бу! Туган телем бай, матур, җырлап тора торган тел икән! Университеттан соң юллар мәктәпкә илтте. Мин – укытучы! Иң изге, иң кирәкле, иң авыр хезмәт ул – укытучы хезмәте! Һәр баланың күңеленә ачкыч табарга, бөтен барлыгың белән укучыларыңны яратырга, белем бирергә, аларны чын кеше итеп тәрбияләү өчен бөтен көчеңне куярга, әлбәттә, заман белән бергә атларга кирәк. Ә бу инде үзенә күрә бер сихри дөнья. Балалар... Алар гаҗәеп шәхесләр. Укытучы, нәкъ тә менә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар кызы, татар милләтеннән булуым белән горурланам мин. Балага белем бирү бик зур эш. Бу хезмәт зур сабырлык сорый. Һәр көн Ходаемнан яраткан эшемнән мәхрүм итмәвен, укучыларыма хәерле гыйлемнәрен бирүен сорап, дәрескә керәм...

Прикрепленный файлРазмер
Инновацион технологияләр кулланып укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрүгә ирешү.doc1.21 Мб

Комментарии

Минзилә Мударисовна! Эшегездә уңышлар телим!

Минзилә Мударисовна!Эшегездә уңышлар сезгә!