SMI.KAZANOBR.RU

Эссе

x_84e17f77

Укытучы булу – мәхәббәтле йөрәкләр тәкъдире

Ул үзенең укучылары алдында кырыс булып күренергә тырышты, әмма аларның чын йөзләрен күреп, саф җаннарына чын күңелдән гашыйк булды... Аның үз гыйлем юлы башланды.
Р.Бах “Чайка по имени Джонатан Ливингстон”

Укытучы… Әлеге сүз белән тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәч очрашасың. Сабыйлык беркатлыгы белән мин укытучыларны бары үз предметлары буенча гына белем бирәләр дип уйлый идем, ә соңрак университет дипломына да ия булганнан соң, кайта-кайта мәктәп елларында мине рухландырган да, иң беренче җәмгыяви белемнәрне биргән, мине укытучы профессиясенә гашыйк иткән, мөгаллимнәрне искә ала башладым.
Беренче сыйныфка белем алырга килгән елның 1 сентябре... Без – әле кичә генә балалар бакчасында йөгереп йөргән сабыйлар, чәчәк бәйләмнәре тотып, әти-әниләребезгә ияреп, тәүге кат мәктәп бусагасын атлыйбыз. Безне елмаеп класс җитәкчебез каршы ала. Мөгаен, нәкъ менә шушы башлангыч сыйныфларда, мөлаем гына елмаеп, матур язу дәфтәренә беренче сүзләрне язарга өйрәткән беренче укытучым биргән тормыш дәресләреннән башлангандыр да минем үз юлымны, үз урынымны эзләү. Беренче сыйныфка килгәндә, без әле яңа гына канат чыгарган нәни кош балалары төсле, дөньядан нәрсә көтәргә дә белми идек. Укытучым үзенең бар сабырлыгы, акылы белән бездә гыйлемгә мәхәббәт уятты. Әгәр дә беренче сыйныфта бөтен җаны-тәне белән белем бирүгә гашыйк кеше очрамаган булса, мөгаен, мин үзем дә укытучы булмас идем бүген. Әлбәттә, ул уку-укытуның методикасын да яхшы файдаланган, әмма аның безгә биргән иң төп белеме, минемчә, – дөньяны танып белүдә беренче адымнарны ясауда ярдәм итү иде.

Без, әле ярда гына тыпырчынган акчарлаклар беренче укытучыбыз белән гыйлем диңгезенә аяк бастык, һәм әлеге киңлекне күргәннән соң, минем инде тукталасым килмәде. Укытучыбыз сыйныфтагы 28 баланың 28е дә ни турында хыялланып, ниләр уйлап йөргәнен тоеп-күргән хәлдә һәрберебезнең күңеленә үтеп керә алды. Мине әдәбият дөньясына дәште, язган иншаларымны мактады, үз киңәшләрен бирде, шулай итеп мин, үзем дә сизмәстән, әдәбиятка тартылдым, шигырьләр яза башладым...
Олы сыйныфларда да укытучыларымнан уңдым, алар миңа белем диңгезенең ни дәрәҗәдә киң, тирән булуын күрсәттеләр. Һәм мәктәпне тәмамлаганда мин инде укытучы булуның чын асылын аңлаган идем. Ул да булса, гел үзеңне камилләштерергә һәм укучыларыңа бары иң кирәкле, алар өчен иң мөһим белемнәре бирү икән бит ул – ЧЫН мөгаллим булу.
Һәм мин бүген – укытучы. Әлеге юлны сайлаганга бер көн дә үкенгәнем юк, дөрес, мәктәп тормышы гел балдан-майдан гына тормый, һәр минуты, һәр сәгате яңалык алып килә. Әгәр дә син чын күңелдән укучыларыңа гашыйк, белем бирүгә сәләтең бар икән, әлеге тормыш сине кабул итә, әгәр йөрәгеңдә энә күзе хәтле генә шик булса да, әлеге юлга басуны кат-кат уйларга кирәк, чөнки укучыларны алдап булмый, алар синең һәр сулышыңны, йөрәк тибешеңне сизә.
Укытучы булу – белем бирү генә түгел, ул әле сынау тоту да. Мин үзем укытучы булгач, имтиханнар инде төгәлләнде, дип уйлаган идем, ә бактың исә, тормышымның иң дулкынландыргыч минутлары алда көткән: тәүге тапкыр сыйныфка кереп, үз укучыларың алдына басу... Кеше гомере бик тиз үтүен нәкъ шул мизгелдә аңлыйсың. Әле кайчан гына үзем парта артыннан, кул күтәреп җавап бирергә дә оялып утырган бала, хәзер берничә дистә күз алдында белем биреп басып торам. Шушы берничә минут эчендә синең бар тормыш тәҗрибәң, белемең сиңа ярдәм итеп, укучылар сиңа үз йөрәген я ача, я юк...

Ә чын күңеле белән белемгә, сиңа омтылмаган укучыга белем бирү шактый катлаулы, миңа калса, бөтенләй мөмкин булмаган эш. Шуңа күрә укытучы үз эшенең чын остасы булырга тиеш: белемле, чиста күңелле һәм олы йөрәкле остаз... Мин дә, үз чиратымда, укытучылыкның төп вазыйфасын аңлаган хәлдә, укучыларыма әһәмиятле белем бирергә омтылам, һәм минем биргән дәресләрем аларга кайчан да булса тормышларында кирәк булыр дип өметләнәм.