SMI.KAZANOBR.RU

из опыта работы

Укытучым !
Әлеге сүзне ишеткән һәркемнең күз алдына аның яраткан укытучысы килеп баса. Укытучы ,синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям... Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Мин,Насыбуллина Алсу Абдулла кызы” Казан Дәүләт Педагогия институтын тәмамлап , Авиатөзелеш районының 112 нче рус мәктәбендә укучы балаларга ана телебезнең матурлыгын ,нәфислеген төшендерәм ,шуннан үземне чиксез бәхетле итеп хис итәм. Аларның уңышларына сөенәм, кайгылары көендерә.
Телебез –безнең тарихыбыз да,киләчәгебез дә ,безнең бурыч –туган телебезне күз карасыдай саклау,киләчәк буынга тапшыру .
Нәкъ тә менә туган телебездә гыйлем бирү миңа зур бурычлар йөкли.Менә шушы бурычларны тормышка ашыру өчен , гыйлем бирүче буларак миңа күп төрле алым,ысулларга тукталырга туры килә дә инде.Бөек шәхесебез Риза Фәхретдин әйткәнчә,
”Һәрбер кеше үз кулыннан килгәнчә эш эшләргә , байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүендә ярдәм кылырга тиеш” Ә халыкның үткәнен,тарихын,сәнгатен өйрәнгән,хезмәт сөйгән,матурлыкны күрә белгән,үзара дус һәм тату мәнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле.Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса,эш гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса,гомумән ,балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтияҗы туса ,димәк минем бурычым үтәлгән була.
Дәресләрдә без укучыларым белән татар халкының гореф-гадәтләренә, милли бизәкләренә, халык аваз иҗатына, милли ризыклар турында сөйләшүләргә еш тукталабыз.
Укыту ,дәрес бирү –ул сәнгать.Һәр дәрес үзе кечкенә генә спектакльне хәтерләтә.Укытучы бу дәресне төзүче,режиссер,алып та баручы,артист.
Ә бүгенге көн татар теле дәресе нинди булырга тиеш соң?Мәгариф системасы үзгәрешләр кичергән чорда бу сорау һәр татар теле укытучысы өчен актуаль булып тора,чөнки укучылар үз фикерләрен җиткерергә кыенсыналар,сүз байлыгы бик ярлы булганга,алар аралаша алмыйлар.
Мин ничек эшлим? Минем укучыларым ничек укый? Бүгене буынга халкымның мәңгелек мирасын тапшыра аламмы? Ничек укытырга ? Һәм башка бик күп бетмәс –төкәмәс сораулар,сораулар... Һәм минем каршымда балалар. Һәм мин аларга үсәргә ,яхшы якка үзгәрергә,белем һәм тәрбия, бүгенге заман таләпләренә яраклашкан шәхес булырга тиешмен.
Минем методик темам”Татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын укучыларда гомумукыту компетенцияләрен формалаштыру аша үстерү “. Омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм –һәр укучыга иҗади мөмкинлекләр табарга ярдәм итү, үз көченә ышандыру, үз-үзен шәхес итеп таныту.Шушы эшләрем түбәндәге нәтиҗәләргә китерә.:
-татар теле һәм әдәбияты белән даими кызыксыну;
-укучыларның компетентлыгын үстерү;
-эзләнү эшләрен алып бару;
-укучыларның портфолиосын һәм иҗади лабораториясен тулыландыру;
-мәктәп турында PR булдыру.

Укучыларым нәтиҗәле эшләсен өчен,мин дәрестә уңай шартлар тудыруны беренче максат итеп куям. Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт, укучы һәм укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм.
Тел дәресләрендә исә теманы аңлатканда проблемалы ситуацияләр тудырам,һәр укучым шушы проблеманы чишүдә катнаша. Проблемалы эзләнү технологияләрен кулланганда укучыларда : –проблеманы әйтеп бирә белү күнекмәләре формалаша; -иҗади сәләтләре, күзаллау үсә; -максатчанлык һәм оешканлык тәрбияләнә: Башлангыч сыйныфларда дәресләрем укучыларның бер берсенә әдәпле сүзләр әйтүе белән башланып китә.Алар дәрес башында ук эшкә тартылалар һәм дәрес буе актив эшлиләр .
Дәресләремдә гадәти булмаган алымнарны кулланып эшләргә тырышам. Шул алымнарның берсе -бу проект эше. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссвордлар,ребуслар чишү,тестлар эшләү укучыларның яраткан эше.Аларны үзем дә тәкъдим итәм ,үзләре дә өйдә төзеп алып киләләр.Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә.Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача. Һәр бала үзенчә сәләтле,шуңа күрә укучыларны бер-берсе белән чагыштырмыйча эш итәм.Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка,үсешкә ирешүне планлаштырам.
Бүгенге көн дәресләрен компьютер технологияләре ,интерактив такта , мультимедиядан башка күз алдына да китереп булмый. Хәзерге заман мәктәбендә коммуникатив технологияләр куллану белән бара торган дәресләрдә эш оештыру,йомгаклау аттестациясен тапшыруга,олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша,укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару.төрле бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә.Укучылар дәресләргә үзләре презентацияләр әзерлиләр.

Мин үземдә интернет чилтәрендә тәҗрибәм белән уртаклашам. Алар арасында Электронный журнал «Завуч.Инфо», www.zavuch.info: “Безнең мәктәп музее-яшь буынны тәрбияләү чарасы” (10.10.13) .prosholu.ru>user|nasybullina55| «Тесты и контрольные по татарскому языку»2013 г. red@pedsovet.org : Әдәби-музыкаль композиция “М.Җәлил һәм балалар”. (декабрь 2013)
Тагын бер үзенчәлек –ул безнең мәктәбебездә урнашкан С.Хәким музее..Мәктәбебездә музей 1981 нче елдан ук эшли. Бүгенгесе көндә ул татар теле һәм әдәбияте укытучысы Насибуллина Г.Х. җитәкчелегендә эшләп килә. Биредә без укучылар һәм татар теле укытучылары белән бергәләп экскурияләр,сыйныф сәгатьләре,тематик кичәләр һәм С.Хәким иҗатына багышланган дәресләр үткәрәбез; язучыларны, шагыйрьләрне, сәнгать һәм фән эшлекләрен еш чакырабыз. Музей эшчәнлегендә минем укучыларым актив катнашалар. Алар экскурсовод вазыйфасын үтиләр, иҗатын , тормышын өйрәнеп эзләнү эшләре алып баралар, төрле темаларга проектлар ясыйлар Район һәм Республика күләмендә үткәрелгән конференцияләрдә , укучым Ивлева Валерия 3 урынны яулады(Карпов укулары ) Антонова Татьяна экскурсоводлар конкурсында район күләмендә 3 урын
Ай саен мәктәбебездә “112 Яңалык” дигән газета чыгып килә. Әлеге газетада ,минем укучыларымның да , үземнең дә , мәкаләләребез еш басыла.
Әле мин татар теле укытучысы гына түгел сыйныф җитәкчесе дә . Минем балаларым үзләренең белем дәрәҗәләре белән дә ,башка уңышлары белән дә сөендереп торалар. Мисал өчен Миргалеев Григорий “2013 елның иң яхшы укучысы” исеменә һәм премиясенә лаек булды . Һәм үзем дә сыйныф җитәкчесе буларак конкусларда ,семинарларда катнашып торам. Ата-аналар ,һәм укучылар белән экскусияләргә йөрибез, физкультура укытучысы белән тыгыз элемтәдә торабыз һәм төрле спорт ярышларында сыйныф укучыларым катнаша.
Төрле фәнни-эзләнү конференцияләрендә катнашам 1.Республикакүләм фәнни-эзләнү конференция «Туган телем –шагыйрьләр теле»,Актаныш, 2013 год (диплом победителя) 2. Халыкара фәнни –эзләнү конференция ”Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары” 2013 3. Республика,район күләмендә -Ачык дәресләр үткәрәм 4.Төрле семинарларда катнашып үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам

Прикрепленный файлРазмер
из опыта работы.docx24.38 кб