SMI.KAZANOBR.RU

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының инструктив-методик киңәшмәсе

1181117992_77522

22 нче гыйнвар көнне 80 нче татар - рус урта мәктәбе базасында Казан шәһәре мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Татар теле һәм әдәбиятыннан дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре” дигән темага инструктив-методик киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмә эшендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре педагогика фәннәре докторы, профессор Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, шәһәр мәгариф идарәсе методисты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин катнашты. Алар укучыларны татар теленнән дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү буенча укытучыларга киңәшләрен җиткерделәр, контроль – үлчәү материалларын төзүгә куелган таләпләр белән таныштырдылар, мөгаллимнәрнең күп төрле сорауларына җавап бирделәр.
Киңәшмәдә 9 нчы сыйныфта укучылар өчен татар теленнән бердәм тест үткәрүнең үрнәк вариантларына (демоверсия) анализ ясалды ( Алар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы порталында урнаштырылган). Татар теле укытучылары үрнәк тестларның эчтәлегенә карата үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр.

Прикрепленный файлРазмер
1181117992_77522.jpg72.67 кб