SMI.KAZANOBR.RU

Башлангыч татар сыйныф укытучылары семинары

DSC01776

21 нче гыйнвар көнне Казан шәһәре Мәскәү районының Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә “Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен тормышка ашыру шартларында башлангыч сыйныфларда индивидуальләштереп укыту технологиясен куллану “ дигән темага семинар үтте. Семинарга татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең һәм сыйныфларның укытучылары чакырылган иде. Семинарда 40 укытучы катнашты.
Гимназия директоры, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина һәм аның урынбасары Гөлфия Миннәтулла кызы Хисаметдинова педагогик коллективның укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр кулланып эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бигрәк тә укытучылар үз эшләрендә индивидуальләштереп укыту технологиясен уңышлы кулланалар һәм әлеге технологиянең остасы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Ю.А. Макаров белән ныклы элемтәдә торалар. Ю.А. Макаров гимназиянең осталык мәктәбенә җитәкчелек итә, укытучылар өчен мастер-класслар, консультацияләр үткәрә.
Гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары ( Җәләлетдинова Г.А., Гарәпшина К.Р., Хәйретдинова Г.М., Мостафина Г.Ш., Бикмуллина Г.Р., Фәтхиева Р.Н., Миначева Р.З., Әшрапова С.Ф.) татар теле, уку, математика һәм инглиз теле фәннәреннән мастер-класслар, дәрес-практикум күрсәттеләр.
Семинарда катнашучылар әлеге чараларда балалар белән индивидуаль эшләү юлларын һәм дәресләрдә укучыларның актив эшчәнлекләрен күрә алдылар.
Семинар эшендә “Перспектив башлангыч мәктәп” линиясе буенча чыгарыла торган укыту-методик комплект авторлары И.Х. Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова ( “Әлифба”, “Уку” дәреслекләре авторлары) катнашты. Алар федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры китереп төзелгән дәреслекләр белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләделәр, укытучыларга үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Семинарда катнашучылар рәссам Р.Хуҗинның шәхси күргәзмәсе белән таныштылар һәм 32 нче татар музыка мәктәбе укучыларының чыгышларын карадылар.
Семинар “Татар гимназиясе шартларында укыту-тәрбия эшләрен оештыру үзенчәлекләре” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү, фикер алышулар белән тәмамланды. Фикер алышуларда Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары И.Р. Һидиятов, мәгариф идарәсе методистлары Р.К. Зиннәтуллин, Ә.Д. Арсланова катнашты.