SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

"Чайка ,живущая в каждом из нас.Р.Бах"

«Күңелдәге акчарлак”
“Һәр кешенең күңелендә үз акчарлагы яши “ дип яза Ричард Бах үзенең притчасында ,мин аның белән ризалашам,чөнки миндә дә яши ул . Мин укытучы. Мин мәктәпкә үсеп килүче буын белән янәшә булу өчен килдем.Кеше , әгәр үзенең тормыштагы максатын һәм аңа ирешү юлларын билгели алса ,шәхес буларак формалаша. Заман белән бергә атлап кына укытып һәм тәрбияләп була.Димәк , бу һәр вакытның үз рухы , үз әхләкый нигезе бар дигән сүз. Без ике вакыт – үткәннең һәм киләчәкнең чигендә торабыз.Без яңа гасырда нәрсә кыйммәтле булачагын белмибез , ә һәрчак нәрсә кыйммәтле булганын беләбез. Шуңа күрә укытучының төп максаты – белемле һәм тәрбияле кеше формалаштыру нигезендә нәрсә ятуын яктырту , тормышта чыннан да нәрсә кыйммәтле , мәгънәле булуын күрсәтү. Укытучыларны икенче әти - әни, юл күрсәтүче, белем бирүче, үрнәк һәм өлге итеп саныйлар. Ә чынлыкта, укытучы - башкалар кебек үк кеше.Ул тылсымчы да, табиб та, бар яктан килгән идеал да түгел.Ул бөтен сыйфатларны үзенә сыйдырган шәхес.Яхшы укытучы илһам, бик яхшы укытучы белем бирә. Ә иң - иң яхшы укытучы бала үзе төшенсен өчен шартлар тудыра.
Һәрбер укытучы үзенә сорау куя. Мин ничек эшлим? Минем укучыларым ничек укый? Бүгене буынга халкымның мәңгелек мирасын тапшыра аламмы? Ничек укытырга ? Укытуны ничек һәм нәсрә ярәмендә оештырырга? Нәтиҗәне ничек бәяләргә? Мәктәп укучысының белем алуында мин нинди уңышларга ирештем? Һәм башка бик күп бетмәс –төкәмәс сораулар,сораулар... Һәм минем каршымда балалар. Һәм мин аларга үсәргә ,яхшы якка үзгәрергә,белем һәм тәрбия, бүгенге заман таләпләренә яраклашкан шәхес булырга тиешмен.
Тормыш агышының һәр көнендә кеше нәрсә дә булса үзләштерә, укый, белем күтәрә. Белем алудан да гади һәм шул ук вакытта катлаулы процесс бар микән бу дөньяда? Без- мөгаллимнәр,күбәләктәй беркатлы балаларыбызга кул суза беләбезме?
Һәр баланың үзенең эчке дөньясы,халәте...Ә ул дөньяны җимерергә ярамый
Притчадагы Акчарлак , минемчә, бу-теләк ,ә минем теләгем укучыларга туган телебездә гыйлем бирү.
Телебез –безнең тарихыбыз да,киләчәгебез дә ,безнең бурыч –туган телебезне күз карасыдай саклау,киләчәк буынга тапшыру .
Ә халыкның үткәнен,тарихын,сәнгатен өйрәнгән,хезмәт сөйгән,матурлыкны күрә белгән,үзара дус һәм тату мәнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле.Әгәр бала үз халкына ихтирам булса,эш гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса,гомумән ,балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге,ихтияҗы туса ,димәк минем бурычым үтәлгән була.