
эссе
Һәрдаим алга омтылыш-зур бәхет! Һәрдаим алга омтылыш –олы бәхет ул!
Э.Золя
Өстемдәге тунымның сәдәпләрен каптыра-каптыра,алга атлыйм.Сәгать телләре безне көтеп тормыйлар шул,йөгерүләрен дәвам итәләр.Вакыт та шулай,сәгать телләренә бәйләнгән җеп сыман,алар артыннан өстерәлеп,гомер йомгагын сүтә.Уйларым эчендә , чума-калка,адымнарымны кызулатам.Ниндидер көч ашыктыра,алга этәрә мине.
Менә инде ничә еллар шушы сукмаклардан,шушындый татлы хисләргә чумып ,алга атлыйм.Сукмак буендагы нәни каеннар да мине куып тотканнар,кайберләре инде миңа башларын иеп сәлам бирә башлаганнар икән.Әле кайчан гына алар ,тын гына искән җилдән дә куркып,кыяр-кыймас кына әйләнә – тирәне күзли иде,югыйсә.
Әйе,табигатьнең һәр кисәге алга,югарыга омтыла шул!Кеше күңеле дә агымсу күк алга юнәлә...Юнәлеп кенә калмый ,теләкләрне ,ихтыяҗларны ,уй һәм мөмкинлекләрне үзенә ияртеп,тормыш куйган киртәләрне вата – җимерә,өлешенә тигән көмешләрен җыя-җыя алга ыргыла.
...Әле кайчан гына мәктәптән йөгерә-йөгерә кайтып “укытучы-укытучы”уйнауларым,кыюсыз гына ,тулай торак бүлмәсеннән чыгып,мәһабәт уку йортына таба ясалган тәүге адымнарым ,гади генә авыл кызы булуыма карамастан,студент булуга ирешү куанычларым горурланып сөйләргә генә калган икән инде.
Кечкенә генә татар авылыннан килеп,зур каланың кешеләреннән шүрләгән вакытлар,трамвай тукталышларын бутап адашып йөргән көннәр,яшьләремә буыла –буыла әниемә сагыну хатлары сырлаган төннәр – барысы да шушы көнем,шушы адымнарым хакына булганлыгын аңлап ,алга атлавымны дәвам итәм.Ә җанымны ниндидер шатлык ,рәхәтлек били...
Абына-сөртенә баскычларны менеп,мәктәбемнең ишеген ачу белән,каршымдагы бәләкәчнең:”-Исәнмесез,Апа!”,-дигән сүзләре күңелемдәге шатлыгымның сәбәпләрен яра да сала инде үземә!!!
“Исәнмесез,балакайларым!!!Инде ничә еллар буе сезнең янга килү,сезнең белән бергә булу ,сезнең белән аралашу куанычы белән яшим .Сезнең белән бергә янам,сезнең борчуларыгызны үземнеке күк кабул итеп көям.Сезнең белән яшәрм, сезнең белән бергә яшәрәм,яшьним,сезнең белән бергә яшим мин ,укучыларым!”
Һәр көн саен көмеш кыңгырау чыңнарын ишетү,балаларның ягымлы йөзләрен күрү,укучыларыма ,аларның әти –әниләренә кирәк булуымны тою, нәни генә сабыйлардан тормыш диңгезендә курыкмыйча йөзүче ,көчле рухлы,итәгатьле , намуслы шәхесләр тәрбияләүдә катнашуым –олы бәхет бит ул!
Укытучы –иң авыр,иң катлаулы ,иң кирәкле ,шул ук вакытта иң гүзәл,иң гуманлы һөнәрләрнең берсе.Укытучыдан башка төрле һөнәр ияләре генә түгел,укытучылар үзләре дә булмас иде.Бу һөнәр-чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре,барлык һөнәрләрнең анасы!Шуңа күрә бу юлны сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле,гыйлемле булырга тиеш.Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел,килеш-килбәте,холык –фигыле ,сөйләм әдәбе ,якты йөзе ,күңел пакълеге белән дә тәрбия кыла.
Әйе,мин-укытучы !Минем балачак хыялларым тормышка ашты.
Минем кулда- кеше язмышлары,алдымда гөнаһсыз сабыйлар.Һәркайсының үз холкы ,үз шатлыклары,үз омтылышлары,үз өметләре.Менә мин шул нәниләргә үсәргә,бары яхшы юлларны гына сайлый белергә өйрәтергә тиеш.Уйларым кабат биләп алалар.Минем хезмәтем искиткеч җаваплы бит.Һәр баланың үз дөньясы...Ә ул дөньяны җимерергә һич ярамый...
Мин-укытучы !Изге бурычым- кешелек өчен изге эшләр генә кылучы балалар тәрбияләү.
Олы максатларыма ирешү өчен замана белән бергә алга атлыйм,үзем белән сабырлыгымны ,намусымны ,изге ниятләремне ияртәм.Барыр юлым-кылган эшем- яхшы нәтиҗәле булсын иде!
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
Һәрдаим алга омтылыш-зур бәхет.Эссе.docx | 15.83 кб |
- Абаева Алсу Ильдусовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев