SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Остазларым – минем горурлыгым, Шәкертләрем – минем горурлык!

jpg

Көзләремә керәм, салмак кына.
Гомер юлым хәйран сүтелгән.
Балачагым, гүзәл яшьлек чорым,
Тормыш корып, дөнья көтелгән.

Көзләремә керәм, акрын гына.
Туктап калам, артка борылам:
Классташлар белән мәш килгән чак,
Тәүге сөю шунда табылган.

Яшьлек хыялымны чынга ашырырга
Казан каласына юл алдым.
Университет! Ленин укыган йорт!..
Мәһабәтлегеңне күреп таң калдым!..

Имтиханнар, тәүге сессияләр...
Хәтер сандыгының түрендә.
Остазларым: Мөхәммәт Мәһдиев,
Флера апа Сәфиуллина, Рафаэль Мустафин,
Хатыйп абый Миннеголов!
Рәхмәтлемен сезгә бүген дә!

Остазларым – минем горурлыгым!
Шәкертләрем – минем горурлык!
Ныклы шәхес булып җитештеләр
Һәрбересе унга торырлык!

Бер карлыкта, бер яшьлектә диләр,
Карт дисәгез, пускай, диегез!
Һәммәгезгә саулык, бәхет телим,
Берүк тыныч булсын илебез!

Медиавизиткага сылтама: https://disk.yandex.ru/i/xmP8RadRjgZ11w

Комментарии

Медиавизиткага сылтама:https://disk.yandex.ru/i/xmP8RadRjgZ11w