SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Камиллекнең чиге юк

 2 14.02

Идел буе районының 114 нче урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр семинар-практикумы булды. Ул яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, дәресне проектлаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Мәгълүм булганча, 2023 нче ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан семинар мәктәп укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән чара белән башланып китте.
Мәктәп директоры В.В.Стахеев һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин укытучыларны Педагог һәм остаз елы белән котлап, педагоглар хезмәтенең мөһимлеген билгеләделәр, татар телен саклауда, өйрәтүдә туган тел укытучыларының зур роль уйнавын ассызыкладылар.
Семинар-практикум шул ягы белән аерылып торды: семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән беррәттән төрле фән укытучылары да үз дәресләрен, мастер-классларын күрсәттеләр. Бу исә тәҗрибә уртаклашуны тагы да киңәйтергә мөмкинлек тудырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.Ә.Кәримова, Л.В.Шәрәфетдинова, Э.Р.Гобәйдуллина, башлангыч сыйныф укытучысы Д.М.Тлеумагамбетова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Т.Ибраһимова, математика укытучысы А.А.Трифонова, инглиз теле укытучысы В.К.Васильева үткәрелгән дәресләр, мастер-класслар семинарда катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.
Казан федераль университеты Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри белемнәрен арттыру Идел буе төбәкара үзәге тьюторы, 27 нче татар гимназиясенең математика укытучысы Л.Н.Мөхәммәтҗанованың чыгышы укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыруга багышланган иде. Укытучылар бу чыгышны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм файдалы булуын билгеләп үттеләр. Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин үзенең чыгышында заманча дәресне проектлаштыру мәсьәләләренә тукталды. Татарстан Фәннәр академиясе белем күтәрү үзәгенең әйдәп баручы белгече Ә.М.Хәмәтгалиева узган чараларга рефлексия уздырды.
Семинарның рефлексия өлешендә чыгыш ясаучылар практикумның файдалы, нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр.