SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Үзем һәм эшем турында

1 фото

Исәнмесез! Мин, Лотфуллина Айсылу Газинур кызы, Казан шәһәре Вахитов районы 41нче урта мәктәбенең балалар бакчасы бүлегендә татар теленә өйрәтү тәрбиячесе булып эшлим.
2011нче елда Татар дәүләт гуманитар - педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамладым. Соңрак, 2017нче елда, Мәскәү социаль - гуманитар институтында мәктәпкәчә белем бирү программасы буенча һөнәри әзерлек уздым һәм менә инде алты ел мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтәм.
Балалар бакчасында мөгаллимә һөнәре – дәрәҗәле һәм җаваплы эш. Чөнки тел өйрәтүнең “чишмә башы” бездән башлана: сөйләм күнекмәләрен дә без формалаштырабыз; телгә мәхәббәт, кызыксынуны да нәкъ менә без “уятабыз”!
Минемчә, тел өйрәтү нәтиҗәле була шулчакта, кайчан эшчәнлек кызыклы мавыктыргыч итеп оештырыла. Аеруча бу мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә актуаль. Шуңа күрә мин эш төрләрен даими яңартып торырга тырышам: күпләп дидактик уеннар ясыйм, бармак уеннарын, логоритмик күнегүләрне еш кулланам; халык уеннарын яңартам, эшчәнлекне үзем язган әкиятләр белән дә төрләндерәм; балалар белән бәйгеләрдә катнашабыз, кичәләр оештырабыз, әкиятләр сәхнәләштерәбез, җырлыйбыз, биибез, сөйлибез... Ләкин тынгысыз җан һаман эзләнүдә! Эшчәнлекне тагын ничек төрләндерергә соң, нинди нәтиҗәле алымнар кулланырга?!
Эзли торгач, күрсәтмә модельләштерү дип аталган методка тап булдым. Әлеге метод абстракт төшенчәләрне күзалларга ярдәм итә, диалогик һәм монологик сөйләм төзүгә уңай шартлар тудыра. Модельләштерү өйрәнелгән сүзләргә таянып, белемнәрне ныгыту, кабатлау этабында гамәлгә кертелә.
Күрсәтмә модельләштерү методы нигезендә “Рәсемле сүзләр” дидактик комплектымны булдырдым. Бу хакта тулырак мәгълүмат “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә тәкъдим ителер.