SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашачак

IMG_5029

26 нчы декабрь көнне Идел буе районының фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 10 нчы урта гомуми белем мәктәбендә Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында катнашучылар өчен семинар үткәрелде. Бу бәйгенең муниципаль этабында район конкурсларында җиңү яулаган Яңа Савин районының 13 нче гимназиясе укытучысы А.И.Шагараева, 146 нчы лицей укытучысы А.М.Мөхәммәтова, Мәскәү районы фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 65 нче урта гомуми белем мәктәбе укытучысы З.З.Батырова, Киров районы 188 нче күп профильле лицей укытучысы Л.Ф.Зиннәтуллина, Совет районы фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 184 нче урта гомуми белем мәктәбе укытучысы А.Х.Әгъзамова, шул ук районның 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе укытучысы Р.М.Мозаффаров, Вахитов районы Г.Тукай исемендәге 1 нче гимназия укытучысы Г.А.Җәләева, Идел буе районы 139 нчы гимназия – мәгариф үзәге укытучысы Г.А.Фәтхрахманова көч сынашачак.
Семинарда Вахитов районы 116 нчы лицейның югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган, “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” Бөтенроссия конкурсында лауреат булган З.Ә.Габдинова чыгыш ясады. Ул видеоролик эшләү, конкурс дәресен үткәрү, методик семинар, мастер-класс уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның чыгышы видеофрагментлар, презентацияләр белән үрелеп барылды. Чыгыш ясаучы конкурсантларга үзенең киңәшләрен бирде.
Конкурсның барышы, медиавизитка, дәрес, сыйныф сәгате, методик семинар, мастер-класс, пресс-конференциягә әзерлек, мәсьәләләре турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин сөйләде.
Идел буе районының фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 10 нчы урта гомуми белем мәктәбе директоры А.Р. Желтякова мәктәптәге шартлар турында мәгълүмат бирде, конкурсантларга үзенең киңәшләрен җиткерде.
Семинар ахырында чараларны үткәрү буенча конкурсанталар арасында җирәбә үткәрелде.