SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Директор урынбасарлары киңәшләшә

IMG_4880(3)

Совет районы 171 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында Казан шәһәре белем бирү оешмаларының милли мәгариф өчен җаваплы директор урынбасарлары семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Ул федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, мәктәпләрдә укыту-тәрбия процессын камилләштерү мәсьәләләренә багышланды.
Семинар-киңәшмәне Казан шәһәре мәгариф идарәсенең әйдәп баручы эксперты Р.Ә.Баһавиева ачты. Ул “Туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү” темасына чыгыш ясады. Чыгышында ул туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең торышы, бу юнәлештә булган проблемалар, уку елының беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә анализ ясады.
171 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Р.Н.Галиәкбәрованың чыгышы “Укучыларда фәнни, әдәби, тарихи мирасыбызга сакчыл караш формалаштыру, күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләү" темасына багышланган иде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Э.Х.Гыйззәтуллина милли мәгариф системасы алдында торган көнүзәк мәсьәләләргә тукталды. Казан шәһәре милли мәгариф системасы эшчәнлегенә анализ ясап, бу эшчәнлеккә, нигездә, уңай бәя бирде һәм хәл ителәсе проблемаларны чишү юнәлешләрен билгеләде.
Яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары һәм сентябрь аенда кабул ителгән үрнәк белем бирү программаларында туган тел һәм туган телдә әдәбият фәннәренең тоткан урыны турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин сөйләде. Ул чыгышында татар теле һәм әдәбиятын укыту программаларының үзенчәлекләрен, укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру мәсьәләләре, тәрбия бирү аспектларын яктыртты.
Җиһангирлар инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов, белем оешмаларында тәрбия бирү программасы таләпләреннән чыгып, фәнни танып белү кыйммәтләре, гражданлык-патриотик юнәлешләрендә тәрбия эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.