SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яңартылган федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру

IMG_4113

20 нче октябрь көнне Идел буе районының 6 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик семинары булды. Ул “Яңартылган федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укыту” темасына багышланды.
Семинарда гимназия директоры О.Н.Баклашова “Гимназия – лингвистик активлык территориясе” дигән темага чыгыш ясады. Ул гимназиядә төрле телләрне укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты, телләр өйрәнгәндә яхшы нәтиҗәләр бирә торган төрле технологияләргә тукталды, бу юнәлештә ирешелгән уңышларны бәян итте.
Директорның милли мәгариф буенча урынбасары Г.Р.Гарипова үзенең чыгышында татар теле һәм әдәбияты укыту мәсьәләләренә тукталды. Гимназиядә берничә ел дәвамында “Сәлам” укыту-методик комплектларына апробация үткәрелә. Ул чыгышында бу комплектларның өстенлекле, уңышлы якларын күрсәтте. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан татар мәктәпләре, татар төркемнәре өчен эшләнгән яңа укыту-методик комплектлар белән укыта башлаганнар. Чыгыш ясаучы бу комплектларның да заманча булуын, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеген билгеләп үтте.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.Н.Низамиева, Г.Г.Хөснетдинова, Э.Х.Гыйльманова, Р.К.Камалиева 2-5 нче сыйныфларда әлеге укыту-методик әсбаплар ярдәмендә, яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, бик эчтәлекле, заманча дәресләр күрсәттеләр. Аннары дәрес бирүче укытучылар семинарда катнашучылар алдында үзанализ белән чыгыш ясадылар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, гимназия директоры урынбасары Г.Р.Гарипова җитәкчелегендә 4 нче Б сыйныфы укучылары тарафыннан “Сәлам” УМК сына таянып әзерләнгән әдәби-музыкаль композицияне семинарда катнашучылар яратып карадылар. Бу композиция балаларның тел өйрәнүдәге уңышларын күрсәтте.
Гимназия сыйныфтан тыш эшчәнлек буенча да зур эшләр алып бара. Гимназиядә татар телендә театр студиясе эшли. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Н.Низамиева, педагог-оештыручы З.Н.Латыпова, Татарстанның халык артисты З.Н.Вәлиева җитәкчелегендә эшли торган студиянең яшь артистлары килгән кунакларга Т.Миңнуллинның “Азат” спектаклен күрсәттеләр. Балаларның сөйләмнәре камил, образлары тормышчан булды.
Яңартылган федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре, яңа укыту-методик комплектлар белән эшләү, функциональ грамоталылыкны формалаштыру ысуллары турында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге галимнәре, дәреслек авторлары
Г.Н.Мөхәрләмова, Д.М.Абдуллина, М.М.Шәкүрова, Л.М.Гиниятуллина, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты Л.Г.Гыйлаҗева һәм мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин сөйләде. Килгән галимнәр укытучыларның күп төрле сорауларына җавап бирделәр.
Семинар катнашучылар семинарның файдалы, нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр.

Прикрепленный файлРазмер
, семинар 20.10.2022.pptx4.16 Мб