SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Мавлина Лейсан Рафаилевна

"Тартымлы исемнәр" (технологик карта)

4 нче сыйныфлар өчен "Тартымлы исемнәр" ("Аффиксы принадлежности имен существительных") темасы буенча технологик картамны тәкъдим итәм.
УМК: Хайдарова Р.З., Ахметзянова Г.М., Гиниятуллина Л.А. Күңелле татар теле. 4 класс - Казань : Татармультфильм, 2014.

Лучший сайт педагога (заявка)

 имени

1. Московский район
2. Мавлина Лейсан Рафаилевна
3. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №55 с углубленным изучением отдельных предметов» Московского района г.Казани
4. Номинация: "Лучший сайт педагога"
5. Сайт учителя родного (татарского) языка и литературы
6. Сайт предназначен для учеников, коллег и родителей. На сайте можно ознакомиться с нормативными документами, увидеть мое портфолио, фрагменты уроков, ссылки на мультимедийные материалы, фильмы, мультфильмы.

Ссылка: https://leisan8989.wixsite.com/leisan

Сочинение-фикерләмә

Укытучы – олы юл башың
Күзләреңне ачкан кояшың.

Безнең балачагыбызның сөекле шагыйре Мәхмүт Хөсәен шигыреннән алынган әлеге юллар бүген иртәдән үк тел очымда тирбәлә, тормышымның мәгънәсе итеп сайлаган һөнәремнең бүгенге җәмгыятьтәге урыны турында уйланырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, хак сүзләр, алтын гыйбарә. Беркем дә бу фикерне инкарь итәргә, аның киресен расларга тырышырга җөрьәт итмәс кебек ... Ә кем белә? Без бит каршылыклар чорында, кыю сүз, хөр фикер заманында яшибез… Безнең буын тәрбияләнгән әдәбият дөньясына чумсак, анда укытучы – маяк, укытучы –икенче әни, укытучы – гүзәлләрнең гүзәле.
Фәнис ага Яруллинның үз укытучыларына багышлап иҗат иткән
“Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән юлларын без үз укытучыларыбызны күздә тотып язылган дип уйлый идек.
“Укытучы, мәктәп. Бу ике сүз
Йөрәгемдә яши янәшә.
“Мәктәбем”,- дип дәшкән чакта,

Эш тәҗрибәмнән

IMG-20181121-WA0101

Мин, Мәүлина Ләйсән Рафаил кызы, Казан Федераль Университетын тәмамлап, 2011нче елда Мәскәү районының 55нче мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаштым. 7 ел эш дәверендә мин укытучы һөнәренең авырлыгын да, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен дә ачык аңладым.
Әйе,укытучы заман таләпләренә туры килә торган, белем белән коралланган да булырга тиеш. Заман бездән үз фәнен белә, ярата торган профессионал булуны таләп итә. Шунлыктан мин “Заманча технологияләр кулланып, укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру” дигән методик темасы өстендә эш алып барам.
Бүгенге көндә Мәгариф системасының актуаль юнәлешләре булып:
- укучыларның белемнәрен һәм мөмкинчелекләрен киңәйтү;
- аларның культурасын күтәрү;
- сәләтләрен максималь үстерү;
- иҗади потенциалын һәм индивидуаль якларын үстерү;
- гуманистик система байлыкларын формалаштыру;
- балаларның сәламәтлеген саклау тора.

Сайтыма рәхим итегез!

DSC_8643пра (1)

Минем сайтыма рәхим итегез! https://leisan8989.wixsite.com/leisan
Сайтта урнаштырылган
мәгълүмат Сезгә файдалы һәм кызыклы булыр дип ышанам!