SMI.KAZANOBR.RU

Блог пользователя Закирова Альмира Ханафиевна

Әдәби марафон. Каюм Насыйри "Фәвакиһел җөләсә"

EeSjTiHEbUU

Китап - бакча, андагы язулар - шул бакчаның гөлләре.
Каюм Насыйри

Гали разыйаллаһу ганһу әйтте: "Берәүнең күңелендә яшерен нәрсә булса, теле төбеннән вә йөзеннән беленәдер", - диде. Кешенең күзенә карап, күңелендәге нәрсәгә игътибар кыйл, диерләр. Дуслык вә дошманлыкка шаһид күз коерыгыдыр. Күз - сөйләшер, серне белерсең. Бер хәкимнән сорадылар. "Кешенең гакыллы икәнен ни - нәрсә белән дәлиллисең?", - диделәр. Хәким әйтте: "Берәүнең гакылын тәҗрибә кыйлган вакытымда сөйләшәмен вә әрепләшәмен. Әгәр сүзендә күбрәк сүзе дөрес булса вә хатасы аз булса, гакыллы дип беләмен", - диде.
Каюм Насыйри "Фәвакиһел җөләсә" . (Төзүчесе, гарәп графикасында сакланган текстларны гамәлдәге язуга күчерүче - Мәсгуд Гайнетдин)

Әдәби марафон. Резеда Шәрипова "Сүнмә, Кояш!"

mGATUfw1JAo

Өч тиенлек шушы дөньялыкта
Кеше яши: ашыга, тырыша...
Башкалардан ким буласы килми,
Берсе белән берсе узыша.
Ә бер көнне бар да өелеп кала:
Байлыгы да, шатлык, кайгы да...
Ашыкмый да инде, ашкынмый да,
Җаны талыр тиздән йокыга.
Һични кирәк түгел, барсы да бар,
Ә карашы күккә төбәлгән:
"Тик бүгенгә генә сүнмә, Кояш,
Юкка чыга күрмә түбәмнән!"
Резеда Шәрипова "Сүнмә, Кояш!"

Әдәби марафон. Фәнис Яруллин "Көч кирәк"

h40wEaCH7rA

Алтыным, диярләр,
Көмешем, диярләр.
Һич ашап туймаслык
Җимешем, диярләр.
Күңелеңә салып куй:
Алтыннар сатыла.
Җимешләр кимерелеп
Бер читкә атыла.

Былбылым, диярләр,
Күз нурым, диярләр.
Син - җырлап туймаслык
Үз җырым, диярләр.
Истә тот: былбыллар
Сайрамый гел генә.
Иң матур җырлар да
Тияләр күңелгә.

Бар нәрсә туйдыра,
Бар нәрсә искерә.
Сөюгә дә хәтта
Икенче төс керә.
Әзер бул тормышның
Рәхимсез көченә.
Бик күп көч кирәк шул
Яшәргә кешегә.
Фәнис Яруллин "Көч кирәк"

Әдәби марафон. Нәҗибә Сафина " Җир йөрәге"

xN4FdYIHt5E

Әгәр җирдә чын сихерче
Бар икән, ул - туган җир.
Туган җирен онытканга
Табылмас хөрмәт - кадер.

Изге анам, туган җирем,
Туган телем, туган ил-
Кешенең рухи дүрт саны.
Исән булса, бәхет шул.

Җырларым сезсез бер моңсыз,
Күңелем нурсыз, өнсез.
Дөнья читләреннән кайтам
Ишетергә тик бер сүз.

Туган җирдән читтә үткән
Көннәрем әллә азмы?
Җир йөрәге туган җирдә,
Кош та эзли шул назны.

Нәҗибә Сафина " Җир йөрәге".