Исәнмесез! Мин – Солтанова Эльвира Илфат кызы, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 346нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Үз эшемне яратып ике дәүләт телендә башкарам.
«Бала дөньясы”… Күпме изгелек, дәрт, күпме сер, гаҗәеп, гадәти булмаган уйлар, күпме танып белү теләге, хис яшеренгән бит шул кечкенә сандыкта. Тулы бер хәзинә! Шушы хәзинә белән турыдан-туры бәйле хезмәтебез. Бер генә дә түгел, тулы бер төркем. Һәм һәрберсе уникаль, кабатланмас.