SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Мухамадиярова Айсина Айдаровна

Фото һәм видеоязмалар

Монда балалар һәм ата- аналар белән хезмәттәшлек дәверендә җыелган кызыклы фото һәм видеоязмалар тупланган. Аларга карап минем эшемнең бер кечкенә өлеше белән танышып була. https://disk.yandex.ru/d/6cHJ6Pt5ilqCdg

Практик эш

Практик эш. Монда минем эш тәҗрибәмнән тупланган кыскача материал күрсәтелгән. Балалар белән шөгыльләр, ата- аналар өчен консультацияләр, педагоглар өчен мастер- класслар, киңәшләр. Кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанып калам! https://disk.yandex.ru/d/N8uV3oFFJ_REXQ

Мастер- класс "Бизәкле баш киеме"

Әбиемнең матур сандыгы.
Ач, әбием, безгә сереңне,
Яшь буынга мирас булып калсын
Кабатланмас татар бизәге.

Моя педагогическая находка

IMG_E1769[1]

Туган якны без яратыйк һәм кадерлик,
Һәтта эчкән суының да тәмен белик.
Туган якның тарихын һич онытмыйк.
“Без татарлар бит!” - диеп алга атлыйк!
Мухамадиярова А.А.

О себе

IMG_E1811[1]

Исәнмесез! Мин, Мухамадиярова Айсинә Айдар кызы, Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесендә татар төркеме тәрбиячесе булып эшлим. 2008 нче елда Казан Милли Тикшеренү Технология университетын тәмамладым. “Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый”, - дип язган Сократ. Минем очракта да шулай булды. Язмыш мине үзе балалар бакчасына алып килде. 2012нче елда мин Мәскәү социаль- гуманитар институтында мәктәпкәчә белем бирү программасы буенча һөнәри әзерлек уздым һәм тәрбияче булып эшли башладым. Моның өчен мин язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Мин үз эшемне бик яратам, эшкә шатланып барам, чөнки анда мине шат, көләч йөзле сабыйлар, мөлаем хезмәттәшләрем көтәләр. Һәркөн иртән балаларны, хезмәттәшләрне, әти - әниләрне исән – сау күрү, үз ана телем – татар телендә, аларны сәламләү – нинди зур бәхет бит ул!
Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны, курсларда, семинарларда, лекцияләрдә, төрле мастер – классларда катнашуны, заманча технологияләр өйрәнүне, гомумән, заман белән бергә атлауны таләп итә торган хезмәт.