
Блог пользователя Давлеева Нина Павловна
Эш тәҗрибәмнән
УКЫТУЧЫ!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Билгеле булганча, бүген Россиянең мәгариф системасы дөньякүләм таләпләргә җавап бирергә омтыла. Аның төп максатларының берсе булып уку-укытуның укучы шәхесен һәрьяклап үстерүгә, аның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлеген, инициативасын, үз-үзен оештыра һәм үз юлын таба белүгә юнәлтелгән моделен төзү тора.
Бу модельнең төп кыйммәте - укучының иҗади һәм тәнкыйди фикерләвен, мөстәкыйль эзләнү һәм тикшеренү эшчәнлеге тәҗрибәсе булдыруны төрле яклап үстерү. Бу модель укучыга әзер белемнәрне бирүгә түгел, ә бәлки ул белемнәрне аның үзеннән эзләтеп таптыруга юнәлтелгән. Заман таләпләренә җавап бирерлек укучы үстерү-минем һәм барлык хезмәттәшләремнең бурычы.
Мин, Дәүлиева Нина Павел кызы, Казан шәһәре Киров районы 67 нче мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, минем төп максатым- укучыларда татар телен өйрәнүгә теләк булдыру.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
"Каршылыклар аша йолдызларга таба..." Эссе
Авырлыклар булса, каршы бар,
Уңышлыклар килсә, каршы ал.
(Р. Җаббаров)
Авырлыклар... Каршылыклар... Йолдызлар... Бу сүзләрне бәйләр өчен олы фәлсәфәче булырга кирәкмидер, мөгаен. Тормыш булгач, була төрлесе, диләр. Чыннан да, дөнья авырлыклары иңнәргә авыр таш булып яткач, сулыш алырга да мөмкинлек калмаган кебек тоелган вакытлар да, җанны биләп алган канәгатьлек хисеннән югарыга ашкынып, зәңгәр күкне нурга төреп, йолдыз булып балкыган мизгелләр дә аз түгел адәм баласының гомер сөрешендә.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
Дәүлиева Нина Павел кызының шәхси сайты
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр! Минем шәхси сайтыма рәхим итегез!
Эш дәверендә тупланган материалларны аның сәхифәләрендә урнаштыра барам. Алар арасында һәркем үзенә файдалы һәм кызыклы булганын табар дип өметләнәм. Әти-әниләр һәм укучыларга "Бу кызыклы" битендәге сылтамаларга игътибар итәргә киңәш итәм. Хезмәттәшләремнең тәнкыйди фикере минем өчен зур әһәмияткә ия.
http://ninulyadauli.wixsite.com/tatar
- Войдите на сайт для отправки комментариев