SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Зарипова Лилия Фирдаусовна

Минем эш тәҗрибәм.

Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.
А.Сент-Экзюпери.
Беренче сыйныфка килгән укучы кебек мәктәп бусагасыннан кыер-кыймас атлап керүемне әле дә хәтерлим. Урта мәктәпнең өч кешелек сыйныфында укыган авыл кызы өчен зур кала мәктәбенә укытучы булып килү чыннан да куркытты. Укытучы булып эшләвемә, баксаң, 7 ел вакыт үтеп тә киткән икән. Бер карасаң күп тә кебек, икенче яктан, вакыт үткән саен, күп нәрсәләргә өйрәнәсе, камилләшәсе кирәклеген ныграк аңлыйм.

Эссе "Күңелдәге акчарлак"

Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң?