
Блог пользователя Ахтямова Гөлназ Мингали кызы
Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы (2016 )
Мин Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы, Совет районының 175 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Минем сайтыма рәхим итегез! Үзара тәҗрибә уртаклашып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшик.
Сайтыма сылтама: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты
“Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү”-2016
“Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү”
Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнә: татар теле Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укытыла, татар телендәге матбугат материаллары, интернет, радио-телевидение тапшырулары күпкә арттырылды, туган телдә бик күп чаралар уздырыла. Татар теленең абруе зур. Әмма телебезнең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек түгел
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин укучыларымны укуга җәлеп итәргә, туган телебезгә өйрәтергә, үземнең укыту системасын камилләштерергә омтылам. Бүгенге тормыш бездән берничә телне белгән шәхес формалаштыруны таләп итә.
Методик темамны да шуны исәптә тотып билгеләдем. “Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү”
Түбәндәге бурычларны үзалдыма куйдым:
1. Укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм матур итеп эйтеп бирә белергә өйрәтү;
2. Укучыларның иҗади көчен, танып- белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру;
3. Хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, компетентлы, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү.
Эссе. Үткәннәрне искә ал, киләчәккә күзең сал. 2016
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Мин Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы Совет районы 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре тупланган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.
Кеше гомере ул - нарасый, балаллык, үсмер- урта яшьлек, олыгаю һәм картлык чорларына бүленә. Менә шул гомер эчендә ниләр генә кичерми адәм баласы. Тормыш юлында нинди генә вакыйгаларга очрамый. Бакчага беренче тапкыр бару, мәктәп ишеген ачып керү, соңгы кыңгырау шылтыравы. Вакыт елгалардай агымын тизләтә, ургып-ургып ага.