SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Габдрахманова Гульфия Мансуровна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру

DSC_0683

Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану - заман таләбе. Буген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: балаларны яратудан тыш аларның фикерләү сәләтен үстерү, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү, үз фәнеңне бик яхшы белү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.

Эссе "Мин - укытучы."

IMG_5039

Нәрсәгә тотынсаң да, акылыңа таян
һәм эшеңнең нәтиҗәсен күз алдында тот.
Хәдис
Укытучы... Ачышлар ясаучы галимнәр дә, хисләреннән җыр ясаучы шагыйрьләр дә, батырлыкта тиңдәше юк геройлар да, ташчы да, игенче дә - барысы да Укытучыга бурычлы, алар бу олы исем алдында баш ияләр, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы мөгаллимнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Укытучы дөньядагы барлык сыйфатларны үзендә туплаган шул: киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә, бигрәк тә балаларга чиксез мәхәббәт...