SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

" Ипи-ипекәй" (эшчәнлек конспекты)

Ипи, ипекәй.

Максат : Балаларның икмәкнең өстәлгә ничек килүе турындагы
белемнәрен киңәйтү, игенчеләр хезмәтенә хөрмәт, ихтирам
һәм икмәккә сак караш тәрбиял
Эшчәнлек өчен кирәкле материаллар:
1.Рәсемнәр җыелмасы.
2.Үстерелгән уҗымнар.
3.Башаклар.
4.Он, токмач, ярмалар.
5.Берничә төрдә икмәк (күмәч, арыш ипие, клиндер)
6.Әвәләү өчен камыр, куна тактасы,алъяпкыч, яулыклар.

Алдан эшләнгән эшләр:
1.Камыр басуны күзәтү.
2.Икмәк сату кибетендә булу.
3.Кырда эшләнгән эшләрне күрсәткән рәсемнәр карау.

Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче Нәби Дәүлинең “Икмәк “ шигырен укый:

Гади сорау нәрсә соң ул икмәк?
Кирәк дуслар уйлап карарга,
Ләкин әле икмәк ашау гына
Ярдәм итмәс җавап табарга.

Балалар, без бүген күргәзмәләр залына килдек Иң кадерле азык-
икмәк турында сөйләшербез, карарбыз.Беренче стенд янына рәхим
итегез. Игътибар белән карыйк әле.Икмәк өстәлгә килгәнче нинди юллар
үтә икән.
-Игенчеләр кыш буе кырда кар тоталар.Сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә
өчен кирәк?
-Игеннәр үссен өчен дым кирәк.Кар эри, су җиргә сеңә.
-Бик дөрес балалар.Тагын нинди эшләр башкарыла?
-Көз яки яз көне җирне сөрәләр,йомшарталар. Йомшак җиргә орлыклар
чәчәләр һәм җәй буе карап үстерәләр.
-Ашлыклар өлгергәч нәрсәләр эшләнә?
-Кырга комбайннар чыга, алар бөртекләрне уралар һәм суктыралар,ә
машиналар бөртекләрне ындыр табагына кайтаралар.Ындыр табагында
ашлыкны чистарталар.
-Аннан соң нинди эшләр эшләнә?
-Ашлык элеваторга илтәләр.Аннан тегермәнгә.Тегермәндә ашлыкны
тарттыралар.Онны ипи пешерү заводларына озаталар.
-Ипи пешерү заводында нинди эшләр башкарыла?
-Ипи пешерү заводында камыр басалар.Камырдан ипи, күмәч,клиндер,
печеньелар пешерәләр.
-Әйе, бик дөрес.Икмәк булып өстәлгә килгәнче күпме эшләр башкарырга
кирәк икән бит.
Тәрбияче: Әйдәгез, күргәзмәбезнең икенче өлешенә күчик.Сез монда нәрсә-
ләр күрәсез?
-Бөртекләр, уҗымнар, башаклар.
-Күргәзмәнең бу өлешендә икмәкнең ничек үсүе чагылдырылган.
-Утыртылган бөртекләр тишелеп чыгалар, уҗым булып үсәләр.
-Монысы бодай уҗымы, бусы арпа, арыш, солы уҗымнары.
Уҗымнар үсеп башак булып тулалар.Ә бу инде суктырылган бөртекләр.
Орлыкның бер өлеше чәчүгә калдырыла, ә калганы он итеп тарттырыла.

Балалар, әйдәгез “Бөртекләр” уенын уйнап,ял итеп алыйк әле.
Яңгыр яу, яу, яу (яңгыр яуган хәрәкәт ясала)
Утырттым мин бөртекләр ( тәрбияче чәчү хәрәкәте ясый)
Сусыз бит алар үсмәс.
Яңгыр яу, яу, яу..
Кояш җылысын сипте,
Бөртек башын калкытты (бөртекләр акрын гына күтәреләләр)
Бөртекләр үстеләр,
Матур булып тулдылар
Кояшка башларын суздылар (балалар кулларын күтәреп басалар)
Тәрбияче: Ә хәзер күргәзмәнең өченче өлешенә күз салыйк.Сез нәрсәләр
күрәсез?
-Ипи, күмәч, клиндер, прәннек, токмач.
-Әйе. Бу инде игенчеләрнең хезмәт җимешләре.Тәмле ипи, күмәч,
клиндер,токмачлар. Әле өйдә әниләрегез, әбиләрегез оннан тәмле-тәмле
бәлешләр, гөбәдияләр, өчпочмаклар пешерәләрдер. Күрәсезме, нинди
бай күргәзмәләр залы.Балалар, ял итеп алыйк.
-Без сезнең белән икмәк турында бик күп шигырь, табышмак, мәкальләр,
сынамышлар өйрәнгән идек, хәзер шуларны искә төшереп уен уйнап
алырбыз.Үзегез белгәнне әйтерсез һәм башакны такыяга үрерсез.
Уен “Такыя үрү”

Табышмаклар: 1.Үзе түгәрәк, 2. Ду – ду итеп үкерә,
Урыны түрдәрәк, Басу иңләп йөгерә.
Эче тулы күзәнәк, Бөтен кырда игенне
Әчкелтем дә, төчкелтем, Урып, сугып бетерә.
Бар нәрсәдән кадерлерәк.

(Икмәк) (Комбайн)
Мәкальләр:
1. Ипи- иң ур байлык.
2. Ипидән дә зуррак нәрсә юк.
3. Икмәк иккән морадына ирешкән.
4. Икмәкнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.
5. Басудагы икмәк түгел, амбардагысы икмәк.

Сынамышлар:
1.Кырда кар күп булса,уңыш мул булыр.
2.Кышкы кар- көзге икмәк.

Шигырьләр:
“Уңыш җыелды”

Уңыш җыелды , Алар дәүләткә
Аккошлар китте, Ашлык илтәләр.
Матур көз ае - Бар да ашыга,
Сентябрь җитте. Тизрәк илтик дип,
Урамнар тулып Илебезне бай,
Йөкләр узалар. Матур итик дип.
Нур Гайсин
Тәрбияче:
-Балалар, мин сезгә камыр басып күрсәткән идем, хәтерлисезме? Ә менә бүген мин сезгә әзер камыр алып килдем.Шул камырдан без хәзер әвәләрбез. Камыр йомшак, әвәләргә бик җайлы. Менә хәзер алъяпкыч, яулык,башлыкларыгызны киеп алыгыз да, кулларыбызны юып эшкә керешербез. Һәркем үзе теләгән әйберне әвәли һәм менә бу табага куя. Пешекче
апалар аларны мичтә пешереп алырлар, соңыннан бергәләп чәй эчәрбез.
Эшегезне бетергәч, кулларыгызны салфеткага сөртегез дә урыннарга
утырыгыз.
-Балалар, без сезнең белән тагын бер кат икмәкнең өстәлгә ничек килүен,
игенчеләр хезмәтен күздән кичердек. Икмәк булсын өчен зур хезмәт
куелганын күрдек, шуңа күрә дә...
Балалар: Икмәкнең валчыгын да әрәм-шәрәм итмәскә, кирәгенчә генә
алырга тиешбез.
Тәрбияче: Бик дөрес, чөнки икмәксез тормыш юк.
Һәркемгә ипи кирәк,
Һәм көндә ипи кирәк.
Бигрәк тәмле карасы,
Бигрәк тәмле агыда.
Күмәче дә, бары да,
Ипекәйнең кайсы да
хөрмәтлесе
Җирдә иң кирәклесе.