Информация от Гимназии №1 г.Казани о мероприятиях в рамках Года родного языка и народного единства





















“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” планын гамәлгә ашыру барышында Казан шәһәренең Г. Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясендә, халкыбызның телен, рухи кыйммәтләрен, йолаларын саклау максатыннан, зур чаралар үткәрелә.
15 апрельдә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай вафат булган көндә, гимназия укучылары ел саен шагыйрь каберен зиярат кыла. Быел да татар һәм рус теле, тарих укытучылары, укучылар Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр куйдылар, елдагыча Яңа татар бистәсе зиратына җирләнгән күп кенә галимнәр, язучылар, артистларның каберен зиярат кылдылар.
26 апрельдә Г. Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе укучылары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасында катнаштылар.
20 апрельдә гимназиядә “Яңа бистәдә Тукай эзләре” дигән әдәби-тарихи чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать интитутының текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ибраһимов Марсель Илдар улы, интитутның текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Ханнанова Гөлчирә Мәхмүт кызы да катнашты. Курск шәһәренең 54 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты Кобцева Оксана Витальевна чара дәвамында онлайн рәвештә элемтәдә булды. Әлеге чара Габдулла Тукайның тууына 135 ел булуга багышланган иде. Укучылар фәнни эшләре буенча чыгыш ясадылар, шигырьләр сөйләделәр, “Апушның әнисе белән саубуллашуы”, “Тукай кәрзинендә ниләр бар?”, “Тукай белән әңгәмә” дигән күренешләр иҗат итеп сәхнәләштерделәр. Ибраһимов Марсель Илдар улы Габдулла Тукай һәм Вафа Бәхтияров хезмәттәшлеге, Ханнанова Гөлчирә Мәхмүт кызы Вафа Бәхтияров эшчәнлеге турында чыгыш ясадылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
26 нчы апрельдә Курс шәһәренең 54 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган фестивальдә гимназия укучылары да онлайн форматта катнашты. Фестивальгә сәхнәләштерелгән күренешләр, шигырь бәйгеләрендә катнашучыларның видеолары җибәрелде.
Ел дәвамында гимназиядә туган телгә, татар тарихына багышланган, татар халкының күренекле шәхесләре иҗатын чагылдырган радиотапшырулар алып барыла. 15 – 26 нчы апрель көннәрендә радиотапшыруларда Габдулла Тукайның тормыш юлы яктыртылды, шигырьләре, Г. Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Апрель аенда Г. Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе укучылары, республика, Россия күләмендә һәм халыкара бәйгеләрдә чыгышлар ясап, җиңүләр яуладылар. Галимҗан Ибраһимов истәлегенә багышланган XI республика фәнни-гамәли укучылар конференциясендә Ибушева Л. (укытучысы Хөснетдинова Э.Р.), Закирова Э. (укытучысы Шәфигуллина Э.И.) 2 нче урынга лаек булды.
16 нчы апрель көнне М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Г.Тукай исемендәге XI Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсының Гала-концерты узды. Конкурста җиңүчеләр игълан ителде. Г. Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясенең 1 “А” сыйныфы укучысы Әхмәдуллин Ильяс, Хәсән Туфанның “Туган тел” шигырен сөйләп, бу халыкара бәйгедә 3 нче урынны яулады.
23 нче апрельдә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академияседә Бөтенроссия туган тел форумы үткәрелде. Быел ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел булуга багышланды. Форум кысаларында “Илһам” Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Г. Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе укучылары Садикова Р., Муллагалиева З. – җиңүчеләр, ә Фәттахова К. һәм Әхәтова А. лауреат булдылар.
26 нчы апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә “TATAR DOZOR” уенында катнашучылар бүләкләнде. Г. Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясенең уенда катнашкан укучылары – “Иң тырыш төркем” номинациясе җиңүчеләре.